Район башлыгы әнисенә 90 яшь тулган
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов әнисен бу көнне улы һәм район башлыгы буларак олы юбилее белән котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм депутатлар исеменнән бүләк тапшырды. Минкамәр апа бик бәхетле әни һәм әби, үз тырышлыгы, кешелекле булуы үрнәгендә акыллы, тәртипле уллар үстереп, тәрбияләгән.