Татарстан аэропортларында грипп аркасында тикшерү көчәйгән
"Бигеш" һәм "Казан" халыкара аэропортларында санитар-карантин тикшерүе көчәйтелгән.
Бу грипп буенча эпидемиология хәленең катлаулануы белән бәйләп аңлатыла.
Аэропортларда килүчеләрнең, шул исәптән эчке рейс пассажирларының да, дистанцион рәвештә тән температураларын ачыклыйлар. Сүз уңаеннан: Татарстанда "дуңгыз гриппы" белән авыручыларның 4 очрагы ачыкланган. Аның өчесе – Казанда, берсе Чаллыда.