Район газетасына элеккеге бәядән язылу башлана
Вакыт кызу ага, менә бу елның икенче яртыеллыгы өчен газетага яздыру старт та алырга өлгерде инде.
Өлгерде, дигәннән, кем бәяләр үзгәргәнче яздырып кала, отарына тулы ышаныч бар. Ә әлегә бәя элеккечә кала. Яздыру 1 февральдән башлана.
Шуны да исегезгә төшерәбез, газетабызга беренче яртыеллыкка язылучылар арасында телевизор өчен бәйге бу елның февраль урталарында узачак. Төгәл көнен, урынын өстәмә хәбәр итәрбез. Әлеге бәйгедә беренче яртыеллыкта газетабызны 1 февральдән алдыра башлачак абүнәчеләр дә катнаша ала. Февральдән алдыра башлау өчен 27 январьга кадәр язылу гына кирәк.