Тимерьюлчылар Җиңү көне уңаеннан Татарстандагы мемориаль объектларны төзекләндерде
Тимерьюлчылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан мемориаль объектларны тәртипкә китерде, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
«Бу күркәм гадәт - тарихи хәтерне саклауга кертелгән мөһим өлеш. Корыч магистральләр сугыш елларында мөһим роль уйнаган, фронтны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән», – диелә хәбәрдә.
Казан тимерьюлчылары вокзал һәм станцияләр, предприятиеләр территориясендә урнашкан 40тан артык истәлек тактасын, стела һәм мемориалны яңарттылар. Әлеге эшкә магистральнең волонтерлары һәм профсоюз активы, шулай ук транспорт ветераннары җәлеп ителде.
Шулай ук Татарстанның Юдино, Зөя һәм Шәмәрдән станцияләрендә урнаштырылган паровоз-һәйкәлләр дә яңартылды.