Ютазы районында «Тугай» мәчете ачылды
Ютазы районы Яссы Тугай авылында тантаналы төстә «Тугай» мәчете ачылган. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.
Мәчетне ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашкан: Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, авыл халкы, төзелеш эшләрен алып баручылар һәм хәйриячеләр.
Мәчетнең тантаналы ачылышы Коръән аятьләре уку белән башланган.
Аннары Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләп, мәчетләрнең мөселман кешесе тормышындагы әһәмияте һәм мәчет төзүнең фазыйләтләре турында сөйләгән. Мөфти әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдергән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырган.
Мәчет төзелеше 2025 елның сентябрендә башланды. Бинаны төзү өчен керамзит-бетон блоклар һәм кирпеч кулланылды. Мәчет 75 квадрат метр мәйданлы, 50-60 кешегә исәпләнгән бер катлы бинадан гыйбарәт. Мәхәллә халкына уңайлы булсын өчен, мәчет заманча таләпләргә җавап бирерлек тәһарәтханә белән җиһазландырылган. Бина барлык инженерлык коммуникацияләренә тоташтырылган: котельная бар, су һәм электр кертелгән. Якын киләчәктә газга тоташтыру көтелә, хәзерге вакытта бина электр белән җылытыла, диелә хәбәрдә.
Киләсе яңа уку елыннан мәчеттә дәресләрне башлап җибәрү һәм Рамазан аенда ифтарлар үткәрү ниятләнә.
Хәзерге вакытта Ютазы районында барлыгы 14 мәчет эшли.