Рөстәм Миңнеханов Кытай оборона министры Дун Цзюнь белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Оборона министры Дун Цзюнь белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм ныгыту турында фикер алыштылар.
Кытай Халык Республикасы оборона министры Дун Цзюнь рәсми визит белән Россиядә. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Традиция буенча, хөрмәтле кунакка татар милли ризыгы – чәкчәк тәкъдим иттеләр.