Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга оештыручылардан һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе «Зәкят» хәйрия фонды теләктәшлегендә оештырган бәйгенең максаты татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау; вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру; халыкта Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашучыларны һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул әлеге конкурсның татар вәгазьчеләре өчен мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.

«Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: «Һәм син, әй Мөхәммәд галәйһиссәлам, Раббыңның юлына хикмәт һәм яхшы Гайшә анабыз: «Пәйгамбәребез хәзрәтләренең холкы Коръән иде», – ди. Дәгъвәт кылабыз икән, сөйләгәнебезне үзебез аша үткәреп, башкаларга да җиткереп, аларның Раббыбызның хак юлына басуларына сәбәпче була алсак идвәгазьләр белән чакыр», – дип әмер итә. Чөнки сүз белән кешене терелтергә дә, юкка чыгарырга да була. Шуңа күрә безнең өстебездә – зур вазифа: кешеләрне Аллаһ Раббыбызның хак юлына сабырлык һәм күркәм сүз белән чакыру.

«Татарстан» ДТРК директоры урынбасары – Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов та сәламләде. Ул үз чыгышында конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ел дәвамында дәүләт телерадиокомпаниясендә бәйгегә килгән вәгазьләрнең күрсәтелеп баруын, аларның тамашачылар өчен мөһимлеген ассызыклады.

Бәйге ике этапта оештырылды: беренче этабы – 2025 елның 15 февраленнән 1 октябрьгә кадәр уздырылды. Сайлап алуда катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә оештыручыларның почта тартмасына җибәрергә кирәк иде. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы кысаларында игълан ителү сәбәпле, вәгазьләр Ватанга мәхәббәт темасына багышланды. Бәйгенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елллыгы һәм «Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы алуы белән туры килүе символик мәгънәгә ия булды.

Конкурска барлыгы 200 дән артык гариза килде. Шулар арасыннан 40 вәгазь финалга узды. Төрле яшь категориясендә барлыгы 26 вәгазь сөйләүче бүләкләнде. Катнашучыларның географиясе дә киң: гаризалар республикабызның Менделеевск, Тукай, Апас, Буа, Балтач, Яшел Үзән районнарыннан тыш, Мәскәү шәһәрендә, Пермь, Пенза өлкәләрендә яшәүче мөселман кардәшләребездән дә килеп иреште. Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк мөселманнар, шул исәптә шәкертләр һәм профессиональ имамнар катнашты. Жюри аларны берничә номинациядә билгеләп үтте: кече төркем: 9 - 12 яшь (кызлар); кече төркем: 9 -12 яшь (малайлар); урта төркем: 16 -17 яшь (шәкертләр); өлкән төркем: 18 яшь һәм өлкәнрәкләр (шәкертләр); өлкән төркем: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар (имамнар); өлкән төркем:18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар; өлкән төркем:18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар.

Жюри әгъзалары, вәгазьчеләрне җылы котлап, татар вәгазе бәйгесенең рухи традицияләрне саклау һәм үстерү өчен мөһимлеген аерым билгеләп үтте. «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында катнашучыларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хайруллин рәислегендәге жюри – Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, «Вәгазь I» бәйгесе җиңүчесе Ленар Хамматов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал театры музее директоры Луара Шакирҗанова, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар хезмәте шеф-редакторы Мөршидә Җиһан бәя бирде.

Быел «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында 9 яшьтән алып һәм өлкәнрәк дин кардәшләребез катнашу мөмкинлегенә ия иде.

Иң яхшы вәгазьләр «Хәерле көн, Татарстан!» һәм «Яңалыклар» телевизион тапшыруларның җомга чыгарылышларында күрсәтелеп барды.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net