Самарадан Рәхимә Хәерова милли мәгариф өлкәсендә ир-ат укытучылар җитмәвен әйтте
Бүгенге көндә милли мәгърифәт өлкәсендәге йөк күбесенчә хатын-кызлар җилкәсендә, бу өлкәгә ир-ат укытучылар кирәк. Мондый фикерен Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Рәхимә Хәерова белдерде.
«Билгеле, һәр төбәкнең мәгърифәт өлкәсендә үз традицияләре, нәтиҗәле эш алымнары һәм танылган лидерлары бар. Кызганыч, бүгенге көндә милли мәгърифәт өлкәсенә караган мәсьәләләрне хәл итү күпчелек очракта хатын-кыз җилкәләренә ята. Укыту һәм тәрбия бирү процессы булсынмы, һөнәри бәйгеләрдә катнашу диикме – бу йөкне хатын-кыз мөгаллимәсе тартып бара», – диде ул Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында.
Рәхимә Хәерова XIX-XX гасырлардагы Хәлфиннәр династиясе һәм Хөсәен Фәезханов кебек ир-ат мөгаллимнәрнең эшчәнлеген искә төшерде.
«XIX гасыр һәм XX йөз башына күз салсак, бу өлкәдә фәкать ир-ат мөгаллимнәрнең эшчәнлеген күрербез. Әйтик, Хәлфиннәр династиясе: бу гаиләнең өч буыны – Сәгыйть Хәлфин, аның улы Исхак Хәлфин һәм оныгы Ибраһим Хәлфин Казан гимназиясендә һәм Казан университетында татар телен укытканнар. Шулар рәтенә татар мәктәпләрендә яңа, заманча ысуллар кертү мәсьәләсен күтәрүче Хөсәен Фәезханов исемен дә кертергә була. Бу шәхесләрнең дәвамчыларын бүгенге көндә дә күрәсе килә. Безгә ир-егетләребезнең киң җилкәсе аеруча бүген кирәк», – диде Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы.