Алексей Песошин торакның үтемлеген тәэмин итү турында әйтте
Татарстанда төзелеш эшләре күләме зур, шулай да торак базарында хафаланырлык урын бар. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы утырышында чыгышында билгеләп узды.
"2025 елда 3,5 млн нан артык квадрат метр торак кулланышка кертелгән. 2026 елга план - 3 млн 175 мең квадрат метр торак", - дип белдерде Алексей Песошин.
Премьер-министр торакның үтемлеген тәэмин итү өстенлекле бурыч булуын билгеләп узды, чөнки "балалар туу кимегән шартларда торак сәясәтенә аеруча зур игътибар бирү кирәк", ди ул.
Төп ставка югары булганда төзелеш материаллары бәясе артуы, ипотека программалары шартлары үзгәрүе торак төзелеше күләме һәм яңа торак сатып алу мөмкинлекләренең бертигез дәрәҗәдә булуына аерым игътибар сорый.
"Сатылмаган торак җыелып ятуы һәм төзелеш компанияләренең бөлгенлеккә төшүенә юл куелмасын иде. Бу мәсьләдә хафаланырлык урын бар",- диде Песошин.
Намуссыз төзүчеләрнең эшчәнлек фактлары ачыклануын исәпкә алганда, шәхси торак төзелеше өлкәсендә контрольне көчәйтү кирәклеген ассызыклады Хөкүмәт рәисе.