Сара Садыйкованың 16 яшьтә төшкән фотосын шәхси архивтан 25 меңгә сата берәү
Интернет-белдерүләр сайтында бер сатучы аклы-каралы фотография һәм гарәп телендәге хат сурәтен куйган.
Әлеге сурәтләр янында Сара Садыйкова үлеме турында язма чыккан газета да бар.
Сатучы, күмәк фотода күренекле татар композиторы, җырчы һәм актриса Сара Садыйкова 16 яшендә cурәтләнгән, дип белдерә. Әлеге фото 1922 елда ясалган һәм анда Сара Садыйкова дусты - сатучының әбисе белән төшкән, ди.
Фотоны ссылка буенча карарга мөмкин https://www.avito.ru/kazan/kollektsionirovanie/raritetnaya_fotografiya_pevitsy_sary_sadykovoy_390268666