13 җиңүдән соң быел икенче урын
Йөк машиналары арасында быелгы ралли-марафон Голландия узышчысы Жерар де Ройның җиңүе белән төгәлләнде.
Бу – аның үз карьерасында «Дакар»дагы икенче җиңүе. «КАМАЗ-мастер» командасыннан иң яхшы нәтиҗәгә узышларның узган елгы җиңүчесе Айрат Мәрдиев иреште. Ул ярышларны икенче урында төгәлләде.
«КАМАЗ-мастер» узышчылары «Дакар»да 13 тапкыр җиңү яулагач, беренче булу алар өчен гадәткә әйләнә. Әмма спортта гел җиңүче булу мөмкин түгел. Быелгы көмеш – алдагы ярышларда чемпион титулы өчен көрәшкә зур этәргеч.