Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ТАТАРНЫҢ “МИСС ШАНЕЛЕ”

Хәтерлим, берзаман халык башкаларныкыннан аерылып торган, берникадәр ир-атларныкына охшаш калын тавышлы хатын-кыз җырчыны мөкиббән китеп тыңлый башлады. Ул вакытларда татар эстрадасында игътибарга лаек берәр вакыйга күрү өметем  сүнгән иде инде,  шуңа күрә яңа җырчы белән кызыксынуны кирәк тапмадым. Тавышы яңа, халык бераз мавыгып алыр да, онытыр, дидем. Вакыт үтә торды, телевизордан колагыма аның җырлавы һаман саен ешрак керә барды. Урамнарда машиналарның ачык тәрәзәләреннән дә бәрхет тавышлы башкаручының җырлары еш ишетелә башлагач, ниһаять, аның белән мин дә кызыксынасы иттем.  
 
Сәхнәдә беренче күргәч үк, җырчы Резидә Шәрәфиеваның игътибарымны җәлеп иткәнен хәтерлим. Чөнки эстрадабызда бер-берсенә охшаш, сәхнәдән кереп китүгә үк җырлары да, үзләре дә онытыла торган төссез җырчылар байтак. Алар пешеп җитмәгән күмәч кебек. Тамашачыга әйтер сүзләре юк, күбесе сәхнәгә ни өчен чыкканын  үзе дә аңлап җиткерми.  Ә Резидә бөтенләй башка. Ул җырлаганда телевизор экраныннан  яки сәхнә түреннән күзләрне алмый гел аңа гына карап торасы килә.  Һәр кигән күлмәге зифа буй-сынына килешә. Ул кабатланырга яратмый, һәрчак яңалыкка омтыла. Камил, бөтен сәхнә образы  чәч каптырмасына, күлмәк сәдәфенә кадәр уйланылган булуы белән күзләрне иркәли. Җырчы беркайчан да чамадан ашмас, тозсыз, очпошыргыч буш сүз сөйләмәс, бериш такмак әйтүчеләр кебек, гүзәл милләтем, дип шапырынмас. Кайбер эстрадачыларның концерттан концертка итәкләре генә кыскара бара.  Ә Резидә һаман саен мәгънәлерәк җырлар сайлавы, аларны бәгырьләргә үтәрлек итеп башкаруы белән алдыра.  Җырчы сәхнәдә үзен тыйнак, әмма иркен тота. Һәм аңарда ниндидер сер бар. 
 
 

Хәзер  шундый заман бит – хатын-кызлар асфальт сала, ир-атлар белән беррәттән төзелешләрдә кирпеч ташый, урам себерә.  Ни кызганыч, бу эшләрдә күбрәк татар хатын-кызларын очратырга  туры килә.  Өстәвенә, бер-бер артлы кабатланып торган матурлык бәйгеләрендә сәхнәгә ярымшәрә килеш чыгудан да тайчынмаган туташлар  хатын-кызның серлелеген бетерде. Өрфиядәй нәфис, нәзакәтле гүзәл туташ, ханымнар  үткәндә калды с
ыман. Шулай да, иманым камил, һәрбер хатын-кызның күңелендә серле, тылсымлы, ымсындыргыч гүзәл зат булу хыялы яши. Резидә Шәрәфиева үзенең камил образы, элегант эшләпәләре, прическалары белән һәм хатын-кыз, һәм ир-ат тамашачыларны җәлеп итә алды. Беренчеләр аңа көнләшеп караса, икенчеләре югалып барган матурлыкны һәм серне аннан тапты.    
 
Резидә Шәрәфиева гомер буе үзен сәхнәгә әзерләгән сыман тоела. Әмма   ул эстрадабызга алдан ниятләп түгел, уйламаган җирдән, урау юллар аша килеп кергән икән. Казанда бизәүче - рәссамлыкка укыган чакта "Саз" ансамбле концертларында катнашып, аның җитәкчесе Рифкать Гомәровның музыка уку йортына керергә үгетләвенә дә карамастан, диплом алуга ук, 

кыз кире Чаллыга кайтып китә. Шулай да, Гомәровның сүзләре Резидә күңеленең бер читенә урнашып, шунда яшертен хыял булып бөреләнгән булса кирәк. Кибеттә бизәүче-рәссам булып эшләгән вакыты. Әллә, күктән Аллаһ мәрхәмәте иңгән сыман, һәр кар бөртегенә зур өметләр баглап, әллә язгы кояшның беренче җылы нурлары белән качыш уйный-уйн
ый витриналар бизәгән вакытта, әллә көзен  күңелләргә татлы бер моңсулык иңгән бер мизгелдә билгесезлектән ишетелгән җыр тавышына ияреп, Резидә үзе дә сизмәстән шул тарафка юнәлә. Баксаң, бер бүлмәдә яшьләр кичләрен баянчы Рәсим Исламовка кушылып җыр суза, кем бәхетсез мәхәббәтеннән, кем язмыш кыйнавыннан бушана, кем, киресенчә, бәхетенә чыгар юллар эзләп иҗат итә икән. Менә шулчак Рифкать Гомәров Резидә күңеленә салган орлык шытып чыга да инде. “Чияле тау”,  “Сириннәр” җырларын башкара башлый яшь кыз. Сириннәр хуш ис тараткан май ае, яисә җәй уртасы - куе-кызыл булып өлгергән чияләр яшен-картын, кошын-кортын үзенә ымсындыр­ган вакыт булгандырмы, хәзер инде искә төшерүе кыен, Резидә ачык һавада булып узган бер җыр бәйгесендә җиңү яулый. Аннары Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин белән бергә чыгыш ясау бәхетен татый. Җитмәсә, Ринат Гобәйдуллинның “Сердәш” ансамбле гөрләгән чак. Анда җыр-моңны сердәш итә башлагач,  рәсем сәнгате  бөтенләй тоныкланып калган кебек була. Берзаман җырчы Равил Галиев белән “Сердәш”тән аерылып, үзләре генә җырлап йөри башлыйлар. Өстәвенә, ул елларда Казанда торымнан-торымга “Сандугач керде күңелгә” фестивале үткәрелә. Менә шунда баргач, җырчының күңеленә сандугач бөтенләйгә кереп оялый. 
 
Хикмәт шунда ки, Чаллыда ук инде


 Резидә җырчы булып өлгереп җитә,  тамашачыга таныла. Ә инде Казанга юл сала башлагач, вакыйгалар таудан тәгәрәтелгән кар йомр
ысы тиз
легендә үсә. Нибары бер –ике ел эчендә ул “Җыен” концертларында катнашып, “Заман егетләре” белән беренче альбомын язд
ырып өлгерә. Телевидениедә фәкать Р.Шәрәфиева җырларыннан гына торган 30 минутлык тапшыру төшерелә. Филармониягә бер-бер ар
тлы концертларга чакыралар. Шулай, дүрт-биш еллап Казан белән Чаллы арасында йөргәннән соң, серле сәхнә утлары аны башкалага бөтенләйгә тартып китерә. 
 
Беренче карашка, Р.Шәрәфиева бик тыныч табигатьле, ашыгырга-кабаланырга яратмый торган кеше булып тоела. Әмма бу  дөрес­леккә туры килеп бетми. Әйе, Резидә тынычлыкны ярата һәм ашыкканны җене сөйми. Әмма ни тегесенә, ни монысына ирешә алмый икән. Чөнки гаиләдә иң өлкән бала буларак, бәләкәй чактан энекәш-сеңелкәшләрен кайгыртып яшәргә күнеккән. Аларның бакчаларында казынып кайту, балаларның барысын бергә җыеп кинога, театрга алып бару кебек эшләрне ул бүген дә онытмый бит. Җитмәсә, авылда әнисе Рәйханә апа да бар  әле. Аның инде аягын җиргә дә тидермиләр, машина белән атна саен диярлек Казанга алып килеп торалар. Концертлардан буш чагын туры китереп, әлбәт
тә. Юк, Резидә концертлары турында сүз бармый. Рәйханә апа үзе дә матур җырлый, үзләрендәге үзешчән ансамбль белән авылдан-авылга концерт куеп йөри, ди. Их, әтиләре Дамир абый исән булса, бу хәлне күреп шатланыр иде. Тик утырырга җаны чыдамас, Рәйханәсенә үзе дә кушылыр иде әле. Заманында ул да оста баянчы булган. Берзаман Габдулла Рәхимкулов аларның авылларына килгәч, Дамир абыйның җырга-моңга осталыгын күреп,  үзе белән Казанга да чакырган. Әмма авыл кешесе кубарылып китәргә батырчылык итмәгән, күрәсең. 
 
Җырчы Резидә Шәрәфиеваның иң зур ш
атлыгы – кызы Зөләйха. Ул да, әнисе кебек үк, хикмәтле кыз. Зөләйханың тууы да кызык була. Резидәнең бик малай табасы килә. Күре

нергә килгән саен, табибләрнең кыз була диюләренә карамастан, һаман малай көтә. Шуңа күрә алдан ук кыз 
исеме уйлап-әзерләп куймый. Зөләйха исемен исә сабыйга җырчының якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында эшләүче Гөлназ Шәйхи куша. Резидәгә дә бу исем бик хуш килә. Гадәттә халык артист балаларына да сәхнә язмышы юрарга ярата. Әмма Р.Шәрәфиева  кызының җырчы булуын бер дә теләми икән. Зөләйха әнисе кебек матур рәсемнәр ясый, бии, йөзүгә йөри, телләр өйрәнә, “Илдан” атлы мода театрында шөгыльләнә.  Резидә кызын да үзе кебек нәзакәтле хатын-кыз итеп тәрбияләргә тырыша. Алар бергәләп тән күнегүләре ясый. Сүз уңаеннан, көн саен 10 минут  буе калын кыршау әйләндерү, 45 минут дәвамында гантельләр күтәрү, йә булмаса фитнес шарда арка  мускулларын ныгыту –  Резидәнең матурлык рецептлары. 
 
Заманында рус эстрадасында Ирина Понаровская популяр иде. Ул да зәвыклы киенә, сәхнәдә үзен килешле тота, эчке халәтенә туры килгән җыр сайлый, аны йөрәкләргә үтәрлек итеп башкара белде. Заман шаукымына бирешмичә, үз дәрәҗәсен белеп, үзенчә иҗат итте. Камил сәхнә образы, нәзакәтле була белгәне  өчен аңа “Союзның мисс Шанеле” исемен дә биргәннәр иде әле. Җырчы Резидә Шәрәфиеваны гел шуңа охшатам. Аңа “татарның мисс Шанеле” дип эндәшәсе килә. 
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 
.Фотолар җырчының шәхси архивыннан алынды.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net