Сугышлы мәктәбендә тыюлыклар турында сөйләштеләр
Мәктәпнең “Адонис” фәнни берләшмәсе әгъзалары I-IX сыйныф укучыларына тыюлыклар турында сөйләгән. “Тыюлык :керү тыела” дигән темага презентация күрсәтелгән. “Нәрсә артык?”, “Тере хәреф”, “Хатаны тап”, “Табышмаклар кәрҗине” уен-бәйгеләрдә укучылар бик актив катнашып, иң-иңнәр тәмле бүләкләргә лаек булган. Соңыннан бергә җыелып мәктәп ишегалдындагы махсус җимлекләргә кошларга җим салганнар.