Иске Куактагы янгында биш баласы һәм хатыны үлгән ир-атны операциягә әзерлиләр
Аның тәненең 70-75 %ы пешкән. Бу хакта ТАСС агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. "Ир-атның хәле бик авыр һәм тотрыксыз. Ул реанимация бүлегендә ята. Хәзер аны операциягә әзерлиләр. Ир-атның башы һәм кул-аяклары нык зыян күргән", – диелә.