Сочида ял итсәң – хөкүмәт акча түли?!
Мондый карарга Ростуризм агентлыгы килгән. Бары тик акча белән генә кызыксындырып, Россия туризмын күтәреп була дип саный алар. Ягъни юллама һәм юлга киткән чыгымнарның россиялеләр 13 % ын кире кайтара алачак. Салым кодексына якын арада шундый төзәтмәләр керергә тиеш. Бу акчаларны ата-аналар балалары өчен дә кайтара алачак.