Иртәгә тагын җылыта, яңгыр явачак
Синоптиклар фаразлавынча, Лениногорскида иртәгә +1 градус җылы булачак, иртәнге якта җепшек кар яуса, көндез ул яңгырга әйләнә. Алдагы көннәрдә дә җылы булачак, юеш кар, яңгыр явуы да ихтимал. Атна ахырында гына бераз суытачак.