Ютазы районы башлыгы махсус хәрби операциядәгеләрнең әти-әниләрен бүләкләде
Ютазы районы Бәйрәкә авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин уллары махсус хәрби операциядә булган ата-аналарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында хәбәр ителә.
Ул әти-әниләргә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм якташларының исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.