Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Кызыл яулыклы Зәйнәп

Бу язмамда дәү әбием Фатыйма Мөхәммәтҗан кызының ут күршесе Зәйнәп Гыймазетдин кызы Шакированың үткән авыр һәм мавыктыргыч тормыш юлын гыйбрәт өчен укучыга җиткерәсем килә. Зәйнәп 1912 елда элекке Чаллы районы, хәзерге Зәй районы Югары Пәнәче авылында якты дөньяга килә. Аның үткән тормыш юлында татыган шатлыгы да, кайгысы да күп. Зәйнәпнең күргәннәрен һәм үткәннәрен бүлгәләсәң, алар берничә кеше язмышына житәрлек. Әтисе Гыймазетдин Беренче Бөтендөнья сугышында катнашу сәбәпле, аның бөтен балачагы Бура-Киртә авылында, минем дәү әбиләрдә үтә.

Зәйнәпкә үткән гасыр башында туган барлык кешеләргә күрергә туры килгән сәяси тетрәнүләрне кичерергә туры килә: әсирлектән исән-сау  кайткан әтисен күрү шатлыгы, 1917 елгы революция шаукымы, гражданнар сугышы еллары, ачлык михнәте, күмәкләшү еллары, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында тылда көне-төне эшләү, сугыштан соң илне торгызу һәм тыныч тормышта яраткан кешесе белән балалар үстерү һәм картлык кичерү.

Зәйнәп үзе гәүдәгә зур булмаса да, бик тәвәккәл була. Утызынчы еллар башында, ат урынына тәгәрмәчле тракторлар пәйда була башлагач, ул Чаллыда оештырылган  тракторчылар курсына укырга языла. Курсларны тәмамлап, таныклык алгач, 1934 елның язында, кызыл яулык бәйләп, трактор белән авылга кайтып төшә. Аны каршыларга бөтен авыл халкы чыга: олы яшьтәге авыл кешеләре куркып калалар, белгән бөтен догаларын укыйлар, ә бала-чага “тимер ат” артынннан чаба. Бу Совет иленең булачак атаклы кешесе, грек кызы Паша Ангелинаның “Йөз мең хатын-кызны тракторга утыртырга” дигән чакыру-өндәвенә дүрт ел кала була. Мондый тәвәккәллек - мөселман кызы Зәйнәпнең зур батырлыгы. Шуннан соң аны авылда, “кызыл яулыклы Зәйнәп”, дип атыйлар.

Утызынчы еллар ахырында ул үзенең яраткан кешесе Шәмсетдин белән аның Кызыл Армиядә хезмәт иткән урыны - элек Польшага кергән, хәзерге Львов өлкәсе Галиция шәһәренә күчеп китеп,  тормыш корып җибәрәләр. Шунда беренче кыз балалары туа. 1941 елның 22 июнендә алар  хәрби туплар тавышына уянып китәләр. Офицер-кавалерист Шәмсетдин югалып калмый, үзен тиз генә кулга ала:

- Бу – сугыш, Зәйнәп! - ди.

Шәмсетдин тиз генә җыена да штабка чыгып чаба, ярты сәгатьтан соң саубуллашырга дип кире кайтып җитә: 

- Зәйнәп, бу сугыш озак барыр, тиз генә бетмәс, монда калмагыз, туган якка китегез! Кызыбызны сакла, - дип, саубуллашып чыгып китә.

Хатын башта югалып калса да, иренең сүзләрен аңлый һәм бу аерылу алты елдан артыкка сузыла. Көнбатышта урнашкан Галициядән туган-үскән якка Зәйнәп ике ай кайта. Көнчыгышка юл тотучы кешеләр белән шыплап тулган тимер юл вагоннарында күкрәк баласын сытмасыннар өчен кул очында сәгатьләр буе күтәреп бара, алман самолетларыннан бомбалар ява башласа, гәүдәсе белән баласын каплый, ничек итсә-итә, кызы белән бергә 1941 елның август ахырында Чаллы пристанена кайтып төшә. Туган җиргә кайту теләге көч биргәндерме, баланы саклап калумы  – Чулман ярына аяк басуга ул хәлсезләнә. Аякларын кыймылдата да алмый,  үкси-үкси елый, бераз  хәл кергәч, ул баласын якында урнашкан ашханә өстәленә кертеп салып ашатырга көч таба. 

Көнбатыш Галициядә туып, мең тапкыр үлемнән котылып, ачлыктан, сугыштан исән калып  үскән сабый – бүген мәрхәмәтлелекнең олы үрнәге булып, гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган шәфкать туташы, Яр Чаллының 4нче дәваханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Вәзилә Шәмсетдин кызы. 

Шәмсетдин сугыш афәтенең бөтен әчесен-төчесен татый, Украина чолганышында калып, әсирлеккә эләгә. Ул сугыш беткәнче немец лагеренда газап чигә. Лагерьның мәетләр чокырында селкенмичә яткан бер әсир аңа саф татар телендә исеме белән дәшә. Монда ике якташның бер-берсен күрүгә ничек шатлануын, әсирлектән ничек исән калуларын бер Ходай гына беләдер.

Дүрт елдан дәһшәтле сугыш та тәмамлана, әмма кешеләрнең ул авыр елларда алган тән һәм җан яралары гына озакка бара. Ватанны дошманнан яклаучы исән калганнар арасында Шәмсетдин дә була, аңа да туган якларына кайту бәхете елмая һәм ул үзенең яраткан һөнәре буенча мал табибы булып эшли башлый. Көннәрдән беркөнне аларның алты почмаклы йортына урта яшьләрдәге таза ир-ат килеп керә. Ике ир-ат берсен берсе күрүгә, ирләрчә, елый-елый, ныклап кочаклашалар.

- Шәмсетдин туган, әсирлектә вакытта үзеңнең пычкы чүбе кушып пешерелгән кара икмәгеңне миңа ашатып, лагерьда минем өчен дә эшләп, саклап калмасаң, мин туган илне күрәсе кеше түгел идем бит, - ди ул.

Бу ике ир, авыр газаплар кичерсә дә, сынмаган, сыкрамаган, аның берсе - тормышны, кешеләрне олы шатлык итеп кабул итүче, җор телле Шәмсетдин, икенчесе гомере буе Аллаһы Тәгаләгә һәм Шәмсетдингә туганым дип, мең рәхмәт укып яшәүче, син булмасаң, тәнем дә туган илгә кайта алмас иде дип кочаклап елаганы - Шыкмай авылы кешесе, олы әдибебез Рабит Батулланың әтисе Мөхлисулла була.

Бакчадагы алма агачларына да салым салынган, авылда яшәүчеләргә көчләп дәүләт облигацияләре сатылган һәм күмәк хуҗалыкта эш көне өчен “таяк” куеп барган вакытта - кеше үз гаиләсен тарта алмаган чорда Зәйнәп дүрт баласын һәм ирен тәрбияләү өстенә, алардан берничә генә йорт читтә яшәүче ерак туганнары Мәрьям апа һәм Таибә әбине - әниле-кызлы ике гарипне  тәрбияли. Ул аларның өйләренә су китерә, йортны җылытырга мичен яга, бакчаларын утырта, ашарларына пешерә, идәннәрен һәм керләрен юа. Бу ерак туганнарыннан башка ул үзенең туган авылындагы күрше йортта яшәүче ятимә сукыр карчык Нурикамал әбине Бура-Киртәгә алып кайтып, 16 ел тәрбияли. Нурикамал әби якын туганы булмаса да, гаиләнең иң түрдәге бүлмәсендә яшәде, өйдәге иң тәмле ризыкны аңа ашаттылар, аш-су үткәргәндә дә урыны түрдә, бу гаиләнең иң кадерле кешесе булды.

Менә шушындый изге эшләр башкарган, трактор белән җир сөргән, сугыш башлангач, ярты илне гизеп Чаллыга кайткан, сугыш елларында үзен аямыйча эшләгән, сугыштан соң язгы карлы-яңгырда чана тартып Кәшердән икмәк ташыган, Пермь ягына пароход белән барып йомырка саткан, Ижауга җәяүләп барып май саткан, үстергән бәрәңгесен Әстерханга кадәр илтеп саткан Зәйнәп Бура-Киртә авылында гомер кичергән. Ул - авылның хөрмәтле кешесе, дүрт баласына күз карасыдай  газиз әни. 

Зәйнәпнең тормышы, башкарган эшләре һәм эшләгән изге гамәлләре - бүгенге көндә бик сирәк күренешкә әйләнеп барган фидакарьлекнең, мәрхәмәтлелекнең олы үрнәге. 


Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net