Миңнеханов «Киләчәк уеннары» алдыннан оештырылган тест ярышларында булды һәм матч карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясендә булды, анда хәзер халыкара фиджитал-футбол турниры уза. Ярышлар «Киләчәк уеннары» алдыннан тест ярышлары булып тора, дип билгеләп үттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Турнирда алты ил – Россия, Сербия, Бразилия, Иран, Уругвай, Аргентинадан 8 команда катнаша. Беренче этапта командалар матчны футбол симуляторында үткәрә, ә аннан соң чын мини-майданчыкта иң көчле команданы ачыклыйлар.
Рөстәм Миңнеханов фиджитал-уеннарның ярыш мәйданчыкларында булды, Россия белән Уругвай командалары арасында 3 нче урын өчен матчны карады.
- Беренче «Киләчәк уеннары» киләсе елда республика башкаласында узачак һәм заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып, яңа дисциплиналар буенча үткәреләчәк. Катнашучылар 16 дисциплинада ярышачак 2 меңнән артык профессиональ спортчы булыр дип көтелә.