Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән үз язмышы тарих белән бәйле истәлекләре

(Автор язмасы орфографик һәм стилистик сакланышта бирәлә) 

Нәрсә өчен? 

1963 ел. 3 август.

Дөрес бу хәлләргә быел нәкъ 25 ел тулды. Аз гомер түгел, чирек гасыр дигән сүз. Ләкин ул шомлы көннәр күңелгә шундый тирән яра салганнар. 12 яшьлек малай булсам да, мин аларны ачык хәтерлим әле.

1938 елның 3 августы иде. Семьяда һәрбер кеше эш белән мәшгуль. Хәбибрахман абый колхозда кладовщик булып эшли. Алар хәзер күршедә генә, бер ишек алдында семья коралар. Шул көннәрдә генә зур шатлыклары булды, өченче балалары-Хәсән дөньяга килде.

Габдрахман абый әле шушы җәйне генә өйләнгән иде. Аларның тәмле-томлы айлары. Үзе кырчылык бригадасында бригадир булып эшли. Яшь җиңги Саҗидә апа, Сара апа, Сәрвәр апалар (ул вакытта ул өй аркылы гына күршедә тормышта иде) колхозның төрле эшләрендә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр. Кызу урак өсте бит. Ә без өйдә әби, әни калабыз. Әбиебез колакка нык кеше, янына  ук килеп кычкырып сөйләшкәнне ярата. Ә үзе бик нык карчык булып йорттагы бөтен эшне  бетереп, эшләп йөри иде. Ә без әни белән кечкенә арба алып урманга я бәрән, каен себеркеләренә, я үләнгә бара торган идек.

Әти үзенең кордашлары Шәрифулла, Мөбәрәкҗан, Сафа абзыйлар белән кырда борчак җыялар, күбәгә салалар. Барсыда бер төрле киенгәннәр: башларында ак киез эшләпә, туры якалы кулдан тегелгән ак күлмәк, аклы киҗеле ыштан ак тула оек белән чабата.

Болар эш яшеннән чыккан, икмәк әрәм-шәрәм була күрмәсен дип үз теләкләре белән басуга чыгучылар иде. Әти табын янында әледән-әле абыйны шелтәли торган иде:

–Син бригадир кеше, ник җиктерәсең шул фәлән кем малаена ат. Көлтә төявенең атасы-анасы юк.  Ярты ашлыгын чүмәлә төбенә коеп калдыра, мәгънәсез.   Аның сүзен әни куәтли торган иде.

Бригадир кеше төрле характердагы кеше белән эш итә бит. Өстәвенә идарәдә дә кызу эләккән көннәрне ул өйдә:

   –Актыгында Сез генә наряд бирмәсәгез иде,–дип тә җавап кайтаргалый торган иде.

Гомумән, минем карашымча,  гаилә тулы канлы тормыш белән яши , үзен колхозның бер хуҗасы итеп сизә иде. 1937 ел болай да безнең якта бер булган уңыш елы иде инде. Хезмәт көннәренә  400 пот ашлык алынган. Бу турыда  Рахматуллиннар семьясы дип Казан радиолары да сөйләгәннәр.

1938 елның 3 августы.

Барсы да эштән кайттылар. Өй алдында катыклы токмач ашы ашагач  ял итәргә һәммәсе үз урынына таралышты. Без әти белән  өй алды  идәнендә йоклый торган идек. Нигәдер әти борчыла.

“Безгә дә килеп җитәрләр инде” дип куйды ул сөйләшеп ята торгач. Ул көннәрне көндезен, кичен  машина белән НКВД кешеләре авылның җомга  картларын алып китәләр иде. Алар арасында әтм кордашлары, колхозның атаклы бакчачысы Исмәгыйль  абый кебекләр дә бар иде.

–Ни өчен, әти аларны алып китәләр?

–Белмим улым:

Мин көне буе чапканга бик тиз йоклап киткәнмен. Әти тагы күпме йоклый алмый яткандыр, анысын белмим. Ишек шакылдатуга да уянмаганмын. Бары тик өйалдында һәм эчке өйдә  ят кешеләрнең кычкырып сөйләшкән тавышларыннан гына уянып киттем.

–Шаһидулла абзый, сиңа тизрәк киенергә кирәк,–дип тора иде милиция киемлесе. Ул И. дигән кеше булып, заманында әтиләр урман эшендә эшләгәндә прорабмы, десятникмы булып йөргән кеше. Әтине яхшы белә. Бик  кыркын?? Сөйләшми. Аннан тыш авылның тагы бер кешесе (З), испонитель кебек кеше дә бар иде.

Өйдә ыгы-зыгы.  Бөтенесе апытрашта калган. Кайсы күршеләрдән ипи алып чыга, кайсы кая чаба. Ә тегеләр ашыктыралар. Әти дә киенеп беткән иде инде.

 –Киттек,–диделәр. Мин әти янында сырпаланам. Нәрсә булганын аңламыйм. Елый алмыйм, бары тик шыңшыйм гына. Зурлар елыйлар.

Эчтәге бүлмә ишегеннән чыкканда әти минем башымнан сыйпап “Дәү үс улым”,–дип узды. Өй шып-шыр калды. Ишек алды караңгы. Анда чыгарга  шомлы, куркыныч иде. Өйдәгеләр тиз генә учак астына ягып шул көнне генә яшь бала туу уңае белән олы җиңгәбез Зәйнәп апаның да тизрәк савыгуы өчен дип суелган тәкә итен  казанга салып җибәрделәр. Ул күпме пешкәндер, пешкәндерме-юкмы ансын белмим, тиз генә алып, тагын тегесен-монысын төйнәп таң алдыннан әни белән икәүләп Бүкәшкә юл тоттык. Җәяү барабыз, үзебез җылыйбыз. Каядыр төн тынлыгын ярып атлы арба тавышы ишетелә.

Кемдер белмим. Безнең кебек башына исәп тарган кешедерме, әйтә алмыйм.

–Нәрсә өчен соң бу, ә?

Җавапны беркем дә бирми. Кояш чыкканда без Бүкәштә идек инде. Район үзәк оеша башлаганга ике-өч кенә ел булганга биналар әллә ни зур түгел. Төрмә дә ниндидер зуррак мунча шикелле җиргә генә урнашкан. Шулай да анда атлы, җәяүле милиционерлар кайныйлар иде. Килеп туктаган ачык машинага халыкны шыплап тутырдылар. Анда утыру турында уйларга да мөмкин түгел иде. Машина янында тоткыннарның  бала-чагасы, туган-тумачасы,  хатын-кыз ачыргалана. Беркемне якын китермиләр. Мин хәттә буталышкан халык арасында әтине күрә алуымны да хәтерләмим. Машиналар кузгалып Шумбутка бара торган юл  белән китеп бардылар, артларыннан болыт булып тузан гына күтәрелеп калды. Без алып килгән төенчегебезне күтәреп тораташ булып катып торабыз.

 –Нәрсә булды соң бу, ә?

Бернәрсә аңлатучы, бер нәрсә белүче юк. Беренче машиналарда безнең авылдан тагын 4 кеше китте. Мондый машиналар алдагы көннәрне дә киттеләр. Бүкәштә туганнарга кереп әз генә хәл җыйганнан соң кайтып киттек. “Кайтарырлар, бер гөнаһсызга тотмаслар ,”–ди әни. Мин юанам.

–Безнең бакча астыннан инеш ага. Анда ындыр буасы булганлыктан сулары мөлдерәмә булып тора. Бер төркем кеше су коена. Әни кайтып китте, минем кайтасым килми. Яр буенда күрше егете Вахит абый пәке белән кешеләрнең чәчләрен ала. Мин суга чумып чыктым да, чәчемне алдырдым. Кара, кара бер дә авыртмый. Башмы бу, ташмы?

Әти алган вакытта сабын көбеге белән йомшартып, кистергәндә авыртмасын дип әледән-әле өф-өф итеп тора  иде. Алай да авырта дип сукранган була идем. Хәзер авыртмый.

  Безнең хәлебез турында сорашучы да, белүче дә юк. Әйтерсең берни булмаган. Тик кайсыдыр:

–Тегеләр эчәләр. Туен итәләр,–дип куйды.

–Кемнәр эчәләр?

–Нәрсә өчен?    

Җавап бирүче булмады. Рәхәт куырылды.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net