Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр
Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8 елга хөкем ителгән үтерүче хатын-кызлар да калырга мөмкин.