Казан III Бөтенроссия урам уеннарын кабул итәчәк
14 июльдән 18 июльгә кадәр Казанның «Урам» экстрим-паркында III Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) узачак. Бөтен илдән меңнән артык катнашучы урам баскетболы, велосипед спорты, роллер-спорт, скейтбординг һәм брейкингта көч сынашачак.
Уеннарда катнашу өчен 1 июньгә кадәр ярышларның рәсми сайтында теркәлергә кирәк.
Ярышлардан тыш, спорт фестивале кысаларында флорбол, һава-көч атлетикасы, текбол һәм трюк самокаты буенча күрсәтмә чыгышлар да булачак.
Уеннар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.