Лениногорскилы Артур Аминов “ТАНЦЫ” бию проектында катнашкан
Белешмә: Артур инде 5 ел бии икән. Күбрәк урам биюләре белән кызыксына. Аның сүзләренчә, “Шаг вперед 2” киносын карагач урам биюләре белән кызыксынып китә ул. 2012 елда “Лениногорск йолдызы” конкурсының бию номинациясендә I урынны яулаган. «Студенческая весна» фестивалендә, шулай ук Гран-при иясе булган.