Рөстәм Миңнеханов студент елларында практиканы кайларда узганы турында сөйләде
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетында укыганда, практиканы кайларда узганын әйтте. Бу хакта ул бүген КДАУның Механизация һәм техник сервис институтында студентлар белән очрашуда сөйләде. Рөстәм Миңнеханов институтка «мехфак» факультетына 70 ел тулу уңаеннан килгән иде. Президент уку классларына, лабораторияләргә керде. Аннан «җитәкче булыр өчен, нинди юл узарга кирәк» дип сорадылар.
«Һәр җитәкченең ниндидер яхшы һөнәре булырга тиеш. Әйтик, минем төп белемем — инженер. Һәр нәрсәгә инженер күзлегеннән карыйм — файдасын, ничек эшләтергә… Инженер белеме алган кешенең потенциалы зур. Инженер белеме алган кеше икътисадны да, бүтән әйберне дә тиз аңлый. Әйтик, экономистка инженер төшенчәләрен аңлау бик авыр. Сез дөрес белгечлек сайлагансыз, бүгенге тормышта ул бик кирәк, сезнең өчен бу конкуренция», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Практикага килгәндә, Президент Саба авыл хуҗалыгы техникумы стипендиаты булганын әйтте. «Практиканы гел шунда уздым, диплом алды практикасын да, гадәтиләрен дә. Без икенче курста Волгоградка бардык, трактор заводында эшләдек. Производство практикасын двигательләр ремонты цехында уздым. Минем шундый тәҗрибә бар. Бер елны транспорт системасында эшләдем. Транспорт куркынычсызлыгы өчен җавап бирдем», — диде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аның диплом эше күчмә савым җайланмасы белән бәйле булган. «Мин махсус вакуумлы насос эшләдем. Хәтта производствога кертү тәкъдиме дә бар иде. Элек диплом эшләре яклаганда шундый карарлар кабул ителә иде», — диде.
Диплом эшен «бишле» билгесенә яклаган. «Диплом җитәкчесе бик яхшы, абруйлы кеше иде», — дип белдерде.