Лениногорскида исерек хатын җаваплылыкка тартылган
Хатын кечкенә баласы белән, кычкыра - сүгенә машинадан төшәргә теләми, ди. Полиция хезмәткәрләре килгәч, баштан исемен әйтми, аннан сугыша башлый. Үзәк район хастаханәсенә илткәч, медицина хезмәткәрләренә теләсә-нәрсә кычкыра. Нәтиҗәдә, ике яшьлек бала туганнарына тапшырыла, ана вак хулиганлык кылу һәм баласын тиешенчә тәрбияләмәве өчен административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты полиция хезмәткәрләренә тән җәрәхәтләре салу факты буенча җинаять эше ачу-ачмау мәсьәләсен хәл итә.