Гыйрак депутатлары АКШ хәрбиләрен илдән чыгаруны яклап тавыш бирде
Гыйрак парламенты илдән барлык чит ил хәрбиләрен чыгаруга чакырып резолюция кабул итте. Би-би-си хәбәр итүенчә, бу 3 гыйнвар көнне Багдад һава аланында Иран генералы Касыйм Сөләймани үтерүгә кайтаваз булып тора.