Әлмәтлеләр «Уртак эш» проектында катнаша
Илебездә үткәрелә торган «Уртак эш» проектының Әлмәттәге волонтерлары – «Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия тернәкләндерү үзәге» шәһәр иҗ-тимагый хәрәкәте һәм аның нигезендә эшләп килүче «Аек Әлмәт» клубы әгъзалары соңгы айларда шәһәр территориаль иҗтимагый советлары каршын-дагы яшүсмерләр клубларында агарту дәресләре алып баралар, махсус фильмнар күрсәтәләр, аларны караганнан соң туган күп кенә сорауларга җа-вап бирәләр. Балалар аңына «җиңел» сигаретлар, кальян, электрон сигаретлар турында дөрес мәгълүмат иңдерергә тырышалар. «Секреты манипуляции. Табак» фильмын күрсәтәләр.
«Уртак эш» проектының максаты – спиртлы эчемлекләрнең һәм тәмәкенең чынлыкта нәрсә икәнлеген, аларны куллануның нинди нәтиҗәләргә китерү-ен һәр кешенең аңына төшендерү.
«Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия тернәкләндерү үзәге» Әлмәт шә-һәр иҗтимагый хәрәкәте инструкторлары үзләре үткәргән дәресләрдә, «Ур-так эш» проекты кысаларында төшерелгән фильмнардан тыш, «Жертвы ка-либра 7.62» документаль фильмын да күрсәтәләр. Ул Россиядә тәмәке мафи-ясе һәм тәмәке лоббие турында.
Волонтерлар бу юнәлештә эшне дәвам итәргә ышандыра.