Иртәнге юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге билгеле
Казаннан Питерга баручы автобусның йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше үлде. Аларның берсе – Татарстан Карате федерациясе рәисе Искәндәр Шагин. Икенчесе – А.Г. Платонов (1965 елгы). Өченчесе – 2003 елгы Э.Р. Фәттахова. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге дә зур - 17 кеше. Хәзерге вакытта өчесе комага киткән, өч кешегә операция ясала. Кайсыларын Татарстанга алып кайтырга планлаштыралар. Зыян күрүчеләрнең туганнарына психологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен Россия МЧСының «кайнар линия» телефоны эшли: 8-800-775-17-17.