23 майда Әлки районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме була
Иртәгә, 23 майда, район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме була.
Быел урта мәктәпләрне тәмамлаучы 97 егет һәм кыз өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаячак. 231 укучы –тугызынчы сыйныфны, 221 бала башлангыч сыйныфларны тәмамлый. Районыбызның 24 мәктәбендә дә “Соңгы кыңгырау” тантаналы шартларда үткәреләчәк. Шатлыклы һәм моңсу бу бәйрәмгә әти-әниләр, ветеран укытучылар, гомумән, теләге булган һәркем чакырыла. Бәйрәм сәгать 10 да башлана.