Әлмәттә «Минем шәһәрем. Минем сәләтем» күчмә мәйданчыгы эшләячәк
25 май көнне «Нефтьче» Мәдәният сараенда 10.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр «Минем шәһәрем. Минем сәләтем» күчмә күргәзмә һәм аралашу мәйданчыгы эшләячәк.
Аның максаты – яшьләр арасында эш бирүче компанияләрне, өстенлекле уку йортларын популярлаштыру һәм үстерү.
Чарада предприятиеләрнең, уку йортларының, оешмаларның, республиканың фән, мәдәният, спорт, техника, эшмәкәрлек өлкәсендә мөмкинлекләре, тупланган ресурслары күрсәтеләчәк. Яшьләр өчен уен тренинглары оештырылачак. Экспертлар өчен түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.