"Йөз килога ябыктым, яраткан шөгылем барлыкка килде"
Тумышы белән Башкортстаннан булган, чирен дәваларга дип Германиягә киткән Ирек Габдрахманов хәзер инде Русиягә кайту турында бик уйламыйм ди. 300 кило авырлыкта булган Ирек әфәнде 200 килога калган, җырлар яза, аларны Youtube каналына куеп бара.