Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты Татарстанда татар теленә бүленгән акчаларның ничек тотылуын сорый
Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты Татарстан хакимиятләреннән татар телен үстерүгә бирелгән акчаларның ни рәвешле сарыф ителүенә җавап таләп итә. Бу һәм башка таләпләр Татарстан җитәкчеләренә җибәрелгән ачык дәгъва хатында күрсәтелә.