Әсәрләрендә тоташ Балык Бистәсе язмышы
-Бүген үзәк китапханәдә яраткан язучыбыз, якташыбыз, хезмәт һәм тыл ветераны Вакыйф Нуруллинның 80 яшьлек юбилей кичәсе,-дип ачып җибәрде бәйрәм тантанасын әйдәүче методист Гөлшат Хөсәенова. Район үзәк китапханәсенә мәртәбәле кунаклар, китапханә мөдирләре, язучының китапларын актив укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, хезмәт ветераннары җыелганнар иде.
Сәхнә түрендә олпат язучыбыз, берничә буын кешеләрен үзенең әсәрләре белән тәрбияләгән, бик күпләргә үрнәк шәхес, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф ага Нуруллин.
Ред. Язмабыз тулысынча газетабызның киләсе санында