Иртәгә һава торышы бозылачак
Синоптиклар кисәтүенчә, иртәгә Татарстанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыштан җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга җитәчәк.
Һава температурасы төнлә – 9-14, Көндез 21-26 градус җылы булачак.