Исерек шофер канауга төшкән
Mitsubishi Lancer машинасы хуҗасы өенә исән-сау кайтып җитә алмый. Руль белән идарә итүне югалта һәм канауга төшә.
Машина янына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферның исерек булуын ачыклый. Бу хәл Казанның Киров районында була.