Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Булышырлар, дип ышана күңеле

Миңниса апа шатлык-борчулары да, авыр хезмәте дә җитәрлек булган озын гомер кичергән. Ул – ил өстенә төшкән барлык кырыс сынауларны халык белән, яшьтәшләре белән бергә үткән өлкән буын вәкиле. Быел Миңниса әби туксан өченче яшен тутырып килә. Шулай булса да, әбекәйнең хәтере әйбәт, кирәк җиренә дә акрын гына барып җитә әле ул, хәл белергә килүчеләр белән бик теләп сөйләшергә дә ярата.

 
 
Иске Салман авылында  үткән  Миңниса  Габдрахман кызы Гәрәеваның яшьлегенең иң матур вакытында Бөек Ватан сугышы башланып, киләчәккә өметләрен кисә, яшь кызны авыр хезмәт белән сыный. Миңниса тракторчы һөнәрен үзләштерә.
– Мин җиде ел тракторда эшләдем. Салкын яз-көзләрдә, кызу җәйләрдә җир сукаладык, чәчтек, урдык. Кирәк, дигәч, эшләдек инде, – дип сүзне читкә җибәрми генә ул елларны искә төшерә әбекәй.
Булачак ире Хәйдәр дә тракторчы була. Сугыш башлангач, егет армиягә җибәрүләрен сорый. Әмма, икмәк игүнең сугыш чорында бик тә мөһим эш булуын исәпкә алыптыр, яшь тракторчыга бронь бирәләр.
– Сугышта булмаса да, һич тик тормады инде. Иртүк кояш чыкканчы өйдән китеп бара, төнлә генә кайтып керә иде. Ә кайчак берничәшәр көнгә югала, кырдан кайтмый эшли. Үзем дә тракторчы булып киттем бит, күп эшләдем кырда, шуңа бу хезмәтнең авырлыгын бик беләм, – ди Миңниса әби, сугыш чорын искә төшереп.
Алар Хәйдәре белән 1942 елда өйләнешәләр. Бер-бер артлы балалар туа. Әмма беренчеләре –  газиз уллары картлыкта терәк булып үсә алмый шул, Ходай аңа гомер бирми. Дүрт кызлары бер-бер артлы үсеп җитә. Әмма Миңниса апаның йөрәген гомере буе кызы Руфиянең авыруы әрнетә. Балачактан инвалид Руфиянең аяклары йөрми. Ул менә 57 ел инде кеше ярдәменнән башка урыныннан күчә дә алмый.
– Әниемә, апаларыма рәхмәт, мине алар карый, алар кайгырта, – ди ул.
Миңниса әби Гәрәева – тыл хезмәтчәне, сугыш ветераны. Ул тормышыннан зарланмый, кызларым карый, өс-башымны чиста тоталар, тамагымны кайгырталар, ди. Әмма әбекәйнең өе күптән инде үзе белән бергә картайган: нигез-эргәләре тузып, өй алга таба "бөкерәя" төшкән. Матчалар да түшәм такталарын "төшереп җибәрәбез" дип куркытып торалар. Түбә ишелмәсен  өчен  аларны киртәлек белән терәтеп куярга туры килгән. Билгеле, мондый хәлдәге өйне газлаштырырга уйламаганнар да. Ә мичләр шулай ук бик искереп, берничә тапкыр ишелеп төшкән.
– Кышын бездә бик суык, идәнгә куеп калдырсаң, кәстрүлдәге аш бозлана, – ди көнен күбрәк идәндә үткәрүче Руфия.
Миңниса апаның шундый шартларда яшәве Иске Салман авыл җирлеге, район җитәкчеләренә мәгълүм икән. Чөнки әбекәйнең Яр Чаллыда яшәүче кызы Исламия (ул кыш буе авылда яшәп әнисен һәм авыру сеңелесен карый) моннан биш ел элек район администрациясенә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән булган. Ул вакытта урман хуҗалыгы ярдәме белән Миңниса әбинең бакча коймаларын, капкасын төзекләндергәннәр, авылдагы бер газлаштырган өйгә күчәргә тәкъдим иткәннәр, яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип чиратка куйганнар. Әмма шуннан артыгына акча табылмаган.
– Сугышта катнашучылар һәм аларның толларының яшәү шартларын яхшырту федераль бюджеттан финансланды. Ә тыл хезмәтчәннәрен кайгырту җирле хакимияткә йөкләнде. Әмма, кызганычка каршы, ни зур предприятиеләребез булмаган, ни нефть чыгарылмаган безнең район өчен бик авыр мәсьәлә бу. Миңниса әбинең өе белән бәйле проблеманы беләбез, аңа ярдәм итү җаен эзлибез, – диде безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова.
Татарстанда бик күп социаль программалар гамәлдә, шул исәптән тумыштан инвалидларны торак белән тәэмин итү турындагысы да бар. Районда андый кешеләр чиратка куелган, Гәрәева Руфия ул чиратта алтынчы кеше булып тора. Әмма программа авырлык белән финанслана, ә Гәрәеваларга ярдәм бүген кирәк.
– Кызганыч, абыебыз исән-имин үсеп җитеп, әнинең терәге була алмаган. Күрәсез, без хатын-кызлар, ир-ат кулы сораган мәсьәләләрдә көчсез, чарасыз без. Шуңа да хөкүмәткә, район хакимиятенә өметләнәбез. Әти дә, әни дә гомер буе авыр хезмәт башкарганнар. Ватан сугышында җиңүгә дә үз өлешләрен керткәннәр бит, – ди Миңниса әбинең кызы Исламия апа. Аның үзенә дә 68 яшь шул, бик теләсә дә, әнисен җылы өйле итү хәленнән килми.
…Әмма Миңниса апа өметен өзми, яңа гына медаль дә тапшырып киткәннәр үзенә. Бәлки, әле башка төрле ярдәм дә булыр… Һәрхәлдә, ветеран моңа бик тә ышана.

Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net