Наркотикларга каршы – бергәләп
Анда эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәгариф идарәсе, үзәк район хастаханәсе, “Исток-Башлангыч” үзәге вәкилләр килгән иде. Комиссиядә яшьләр күп булган урында наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуына юл куймаска, мәктәпләрдә наркотикларга каршы нинди чаралар алып барылуы турында сүз алып барылды.
Мәсәлән, быел да “Наркотикларга каршы”. “Наркотикларсыз тормыш”, “Тәмәке тартуга каршы”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Күңелле җәй”, “Яхшы башлангыч”, “Велопробег – 2015”, “Собриология дәресләре” кебек чаралар үткәрергә планлаштырыла.