Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Юлда инспекторлар түгел, видеокүзәтү артачак

16 апрельдә районыбызда эш визиты белән  Татарстан юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов булып китте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде. 
Рифкать Миңнеханов район эчке эшләр бүлегенең яңа корпусларын карады. Шунда ук полициянең участок инспекторлары һәм  дәүләт автоинспекторлары белән юл иминлеген саклау буенча эшлекле сөйләшү булды. Аннан республиканың баш автоинспекторы суд приставлары, район суды, җәмәгать суды, прокуратура коллективлары белән очрашты. 
Рифкать Нургалиевич район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасында да булды. Анда республика кунагына  киләсе уку елында беренче сыйныфка баручы балалар юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Тәрбияче Рәсимә Гыйләҗеваның юл хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча сорауларына сабыйлар бик төгәл һәм тапкыр җаваплар бирделәр. Алар махсус мәйданчыкта тиешле кагыйдәләрне үтәп йөреп тә күрсәттеләр.
Рифкать Нургалиевич балалар янына буш кул белән килмәгән иде. Башта ул малайларга-кызларга юлда йөргәндә кулга тага торган беләзек-чагылдыргыч (отражатель) таратты. Аннан ялт-йолт итеп торган өр-яңа дүрт велосипед тапшырды. Балалар бүләк велосипедларга шундук атланып йөри дә башладылар. 
Балалар өчен, алардан бигрәк әти-әниләре өчен бик истәлекле очрашу булды бу. Рифкать Миңнеханов бакчадагы һәр төркемгә кереп, сабыйлар белән истәлеккә фотога төште (фоторәсемнәрне безнең газета сайтында таба аласыз).
Район газетасында алдан хәбәр ителгәнчә, Рифкать Нургалиевич район эчке эшләр бүлеге бинасында үзләрен борчыган сораулар белән килгән әлкилеләрне дә кабул итте. 
Бер уңайдан мин дә республикабызның баш автоинспекторына берничә сорау бирдем.
 
– Рифкать Нургалиевич, районыбызда юл иминлегенең торышын ничек бәяләр идегез?
– Быелның өч аенда республикада гомумән  юлдагы иминлекне саклау буенча нәтиҗәләр әйбәт. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда республикада юл һәлакәтләрендә  үлүчеләр саны  33 кешегә  кимрәк. Әмма проблемалар бар әле. Минем районнарга чыгуым да бу юнәлештә яңа резервлар табуга юнәлдерелгән. Юлларда күзәтүләрне, эшләребезне тагын да камилрәк, нәтиҗәлерәк оештырырга тырышабыз.
– Сез районнарга күбрәк үзегез чыгып, андагы хәлләрне  үз күзләрегез белән күреп бәяләргә омтыласыз бугай. Әйтик, башка кайбер ведомство-министрлыклар кебек урынбасарларыгызны гына юлламыйсыз…
– Юк, урынбасарларым да күп йөри, үзем дә ел дәвамында районнарда еш булам. Менә узган ел  республиканың берничә районында гына булырга җитешмәдем. Әлкидә соңгы тапкыр 2013 елның сентябрендә булган идем. Урыннарда бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертелә, проблемалар хәл ителә. Шуңа алга таба да районнарга йөриячәкбез. Мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшләүгә дә игътибарны арттыра төшәсе бар. Юл йөрү кагыйдәләрен кешегә яшьтән сеңдерә алсак, без күп проблемалардан арыныр идек. Дөрес, бу эшләр еллар үткәч кенә уңай нәтиҗәсен бирер әле.
Районнарда нинди эшләр алып барылуын, нинди үзгәрешләр булуын белеп тору, кешеләр белән очрашу хезмәтебезне оештыруда ярдәм итә. Менә сездә  полиция бүлегенең яңа биналары сафка бастырылган. Бу яңа корпуска безнең хезмәткәрләрне дә күчерергә дип уйлыйбыз. Дөрес, башта анда безнең инспекторлар өчен тиешле эш шартлары тудырырга кирәк. Ә бу финанс чыгымнары сорый. Ул мәсьәләне чишеп булыр дип уйлыйм. Полиция белән ГАИ бер йортта булсалар, күп проблемаларны хәл итү җиңелрәк булыр иде. 
– Рифкать Нургалиевич, республика хөкүмәте үткәргән   соңгы  видеокиңәшмәләрнең берсендә салмыш хәлдә рульгә утырган шоферларның исемлеген газеталарда бастырырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Без аны элегрәк елларда бастыра да идек. Хәтта исерек килеш ГАИ хезмәткәрләренә эләккән бериш райондашлар: "Штрафын да түлим, зинһар, газетада чыгарып кына мәсхәрә итмәгез", – дип киләләр иде. Аннан сәрхүш йөртүчеләрнең исемнәрен матбугатка чыгару туктады. Хәзер бу мәсьәләдә үзгәреш булырмы, исерек йөртүчеләр исемлеген без нәрсәгә нигезләнеп бастырырбыз икән?
– Автотранспорт белән исерткеч кулланган хәлдә идарә итүчеләрнең эшен суд карый. Әлеге исемлек аларның сайтында игълан ителә. Суд карарын шуннан алып район газетасында бастырырга мөмкин. Суд хөкем карары чыгарганчы, эчеп юлда йөрүчеләрнең исемнәрен язарга ярамый, билгеле. 
Аннан безнең республика дәүләт автоинспекциясе идарәсе сайтында "Куркыныч шофер" дигән исемлек бирелеп килә. Без анда исерек хәлдә рульгә утырган шоферларның һәм ГАИ штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең  исемнәрен бастырабыз. Халык кемнән нәрсә көтәргә мөмкин икәнен белеп торсын. Тәртип бозучы йөртүчеләр дә үзләрен нинди җәза көтүеннән хәбәрдар булсын.
– Рифкать Нургалиевич, эш  автомобильләренең хезмәт итү срогы  күпме? Иске машина бит, бердән, юлда йөрүчеләр өчен куркыныч тудырса, икенче яктан, аны асрау зур чыгымнар сорый.
– Служебный автомобильнең Россиядә җитештерелгәне алты елдан гамәлдән чыгарыла ала. Чит ил маркалылар бераз озаграк йөрергә тиеш. Әмма, финанс мөмкинлекләре чикле булганлыктан, әлеге автомобильләр тиешледән озаграк та йөртелә. Техник күзәтү аларның төзеклеген расласа, машиналар тиешле нормадан күпкә артык та йөри ала. Әнә раритет машиналар берничәшәр дистә еллык була, ә үзләре хәйран әйбәт хәлдә. Билгеле, автомобильнең кем кулында булуына күп нәрсә бәйле. Мин бүген сезнең суд притавында булдым. "Нива" машиналары 2007 елгы. Ә халәте бүген заводтан чыккан кебек. Аның шоферына "бишле" куярга була. 
– Автомобильләр саны арта барган чорда  юлларда аварияләрне киметү максатында тагын нинди чаралар күрүне күздә тотасыз?
– Мәктәпләрдә балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтүне арттырасы бар. Бу эшләр башкарыла, әмма бирелгән сәгатьләре аз. Автомәктәпләргә таләпләр җитдиләнә төште. Анда шартлар да яхшырды, өйрәтү, укыту да көчәйтелде. Әлегә нәтиҗәсен әйтеп булмый, бу эш башланды гына. Законнарның кырыслануы  шулай ук уңай нәтиҗәсен бирә. Штрафларның артуын күздә тотам мин. Юлларда техник контрольне көчәйтү дә автомобиль һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирә. Әйтик, видеофиксация нокталарын арттыруның файдасы күз алдында. Юлда инспекторлар күбрәк булса, сәфәр кылучылар тәртиплерәк йөриләр. Хезмәткәрләр санын арттыру турында сүз бармый, хөкүмәтнең андый мөмкинлеге юк. Видеофиксация җиһазларын арттырырга исә финанс яктан да җаебыз бар, һәм алга таба аны эшләячәкбез дә. Тиздән юлларга машинаның уртача тизлеген билгели торган 100 аппарат куярга җыенабыз. Әлеге программада Әлки районы да бар бугай. Шунысы да бар: матбугат чаралары белән тагын да тыгызрак элемтәдә эшләргә кирәк. Бу да һичшиксез уңай нәтиҗә бирә. 
– Рифкать Нургалиевич, сез матбугат белән тыгыз элемтәдә эшлисез. Район автоинспекторлары да безне әледән-әле юлларга рейдка чакыралар…
– Дөресен әйткәндә, безнең бит төп бурычыбыз халык арасында профилактика эше алып бару. Штраф түләтү ул соңгы чара. Һәр кеше юлга чыкканда кагыйдәләрне үтәмәүнең аны нәрсәгә китерәсен белеп торырга тиеш. Исерек көе рульгә утырганмы – 30 мең сум штраф, "права"сыз калу куркынычы бар. Баланы машинада махсус кәнәфисез йөрткән өчен 3 мең сум штраф каралган. Байтак кеше шуны истән чыгара. Боларны матбугат аша гел искәртеп торырга кирәк. 
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net