Туган көнендә үтергәннәр
Әлеге кыз дуслары белән үзенең туган көнен бәйрәм иткән була. Яшьләр төркеме таңга кадәр бәйрәм итә. Кызганыч, азагы гына начар тәмамлана. Килеп чыккан бәхәс аркасында, туган көнен билгеләп үткән кызга пычак белән чәнчиләр. Пычак йөрәгенә үк туры килгән кыз вафат була, дип хәбәр итә "Эфир 24".