Чирмешән – Казанка юлында иртәнге сәгать 6лар тирәсендә килеп чыккан һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән. Әлеге юлда ике автомобиль бәрелешкән.
Чирмешән ягыннан килүче "Шевроле-Нива" машинасын йөртүче тиешле тизлек режимын арттырган һәм "Куркыныч борылыш" юл билгесе дә торган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Шуның аркасында ул алтынчы модель "Жигули" машинасы белән бәрелешә.
– "Жигули" машинасында 4 кеше була. Шулардан 43 яшьлек пассажир – йөртүченең әнисе, Утыз Имән авылы кешесе хастаханәдә вафат була. Хастаханәгә алып барганда әле ул аңында була, – дип сөйләгән ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров "Наш Черемшан" хәбәрчесенә. –
Икенче пассажирның кулы сынган, йөртүченең башы бәрелгән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелде. "Шевроле-Нива" йөртүчесе исерек килеш руль артына утыруын таныды. Аның сәламәтлегенә зыян килмәгән.
"Жигули" машинасындагы ике егетнең әнисе Лениногорск техникумына әти-әниләр җыелышына барышлары булган.
http://intertat.ru/