Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


АЙГА КЫРЫН КАРАМА

18 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 29нчы көне. 29нчы, 1нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.30 сәгатьтә калка, 18.29 сәгатьтә бата. 23 сәгать 59 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Дару үләннәре кушып ясалган чәй эчү файдалы. Бүген бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

Сельдерей сихәте

Әгәр 35 яшьтән соң елына 4 тапкыр сельдерей төнәтмәсе белән дәвалансаң, бернинди климакс та куркыныч түгел. Ярты чәй кашыгы сельдерей орлыгын 1 стакан кайнар суда 8 сәгать төнәтеп, сөзәләр дә, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 27 көн. Әмма гломерулонефрит, югары кислоталы гастрит белән авыручыларга болай дәваланырга ярамый.

19 апрель (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 30нчы көне. 2нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.59  сәгатьтә калка, 19.51  сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.27 сәгать.

Иҗат дәрте, илһам уянган көн. Ай буена эшлисе эшләрне планлаштырырга кирәк. Кирелек һәм тотнаксызлык көчле, шунлыктан талашу теләге туарга мөмкин. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлек көтү файдасыз. Ашаганда талымлы булу, чаманы югалтмау сорала.19,20 апрельдә чәчелгән, утыртылган барлык үсемлек бик яхшы үсә, ашлама кертү дә файдалы.

20 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 1нче көне. 3нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау  йолдызлыгында, 5.31  сәгатьтә калка, 21.08  сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.31 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр, көрәш инстинкты белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә, арып-талганчы эшләргә ярамый. Күзләрне саклау мөһим.

Цистит интектерсә

1 стакан җылы сөткә 5-10 тамчы каен дегете тамызып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. Яисә 2 чәй кашыгы кыяр орлыгын төеп, 1 стакан кайнар суга салалар, сүрән утта 15 минут пешерәләр, 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 45 көн. 3 аш кашыгы кыяр орлыгы һәм 1 аш кашыгы фенхель яфрагы яки орлыгын ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, 3кә бүлеп, ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы – 5 көн.

21 апрель (сишәмбе). Рәҗәб аеның 2нче көне. 4нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр  йолдызлыгында, 6.09  сәгатьтә калка, 22.18  сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.35 сәгать.

Айдагы иң  каршылыклы көннәрнең берсе. Теләсә нинди танышлык, күмәк эш бүген авыр кичерелә һәм начар тәмамланырга мөмкин. Озаграк йоклау файдалы. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, тыелырга, күп ашамаска кирәк. Ач тору файдалы. 21-25 апрель -  бөтен үсемлекләрне чәчү, утырту, су сибү, ашлама кертү өчен идеаль көннәр.

Ашказанына ярдәм

Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынганда, бөтнек, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка үләннәрен тигез микъдарда кушып, шул катнашманың 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.

22 апрель (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.54  сәгатьтә калка, 22.53  сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.40 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт көтелгән нәтиҗәне бирә. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була. Яшелчәләр, бигрәк тә чөгендер файдалы. Башланган эшне ахырына җиткерү зарур, алайса үзегезгә зыян килергә мөмкин. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, өске сулыш юллары зәгыйфь. Стоматологка бармау хәерлерәк.

23 апрель (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.45  сәгатьтә калка, 23.18  сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.

Хисчәнлек арта. Барлык элемтәләр дә күңелгә ятышлы, күбрәк аралашу хәерле. Үпкәләр, өске сулыш юллары зәгыйфь. Салкын тию ихтималы зур, үтәли җилдән саклану зарур. Теш алдырырга ярамый.

Салкын тиюдән саклану

1 литр суга 30 грамм вакланган андыз тамыры салып, 20 минут кайнаталар, сөзеп, 200 грамм шикәр һәм ярты стакан алма согы кушалар, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 3әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 стакан кайнар суга яртышар чәй кашыгы вакланган имбир тамыры һәм бөтнек яфрагы, 1 бүлем сарымсак салып, 15 минут төнәтәләр, җылы килеш эчәләр.

24 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 7нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.47 сәгатьтә калка, 0.07 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.49 сәгать.

Гайбәт сөйләргә, буш вәгъдәләр бирергә ярамый. Низаглашмаска кирәк, ызгыш-талаш сәламәтлеккә бик начар йогынты ясый. Бизләр системасы, үпкә, куллар зәгыйфь. Ач тору, ашказаны һәм эчәклекне чистарту файдалы.

Ясмык коймагы

Ярты стакан сары ясмык, 1,5 стакан су, 1 йомырка, 4 аш кашыгы он, 2шәр сельдерей, укроп, петрушка ботагы, 2 бүлем сарымсак, ярты баш суган, тәменчә  тоз һәм кара борыч кирәк. Кайнап торган суга ясмыкны салып, 15 минут пешерәләр, суыталар. Блендерга яшел тәмләткеч үләннәрне, сарымсак, суган, ясмык, тоз, борычны салып, изәләр, күпертелгән йомырка, он кушалар. Кызган майлы табада пешереп, табынга каймак белән бирәләр.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net