1 нче сыйныф укучысын җиңел машина бәрдергән
Ул юлны аркылы чыкканнан соң, әллә мәктәптә берәр әйберен онытып калдырып, кире борыла. Бәхетсезлеккә, бу вакытта юлдан баручы чит ил автомобилен йөртүче 1950 елгы ир-ат аны абайламый.
Һәлакәттә касык сөяге сынган 8 яшьлек малайны башта үзәк хастаханәгә китерәләр, аннан Яр Чаллы шәһәрендәге клиникага озаталар.