Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Тукай премиясенә кандидат: Клара Булатова

Әлмәт ягы җырга, моңга, югары һөнәри дәрәҗәдәге шагыйрьләргә, җырчы-композиторларга бай төбәк. Бүгенге язма шәһәребезнең йөзек кашы булган шагыйрәбез – Клара Булатовага багышлана.

Мәктәп сәхнәсендә укучыларым чыгыш ясый. Аларның чыгышларын игътибар белән һәм гаять дәрәҗәдә дулкынланып тыңлап утырган Клара ападан күземне алалмыйм. Әле кичә генә Клара апа белән якыннан танышкан идек кебек. Баксаң 30 ел тулып килә икән. 1985 елда Клара апа җитәкчелегендә уздырыла торган шигърият бәйрәмнәренең берсендә Әлмәт шәһәренең Горький исемендәге клубында, шагыйрәнең яттан укыган шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Моңа кадәр китаплардан гына укып белгән шигырьләрне шагыйрәнең үзенә генә хас аһәң белән сөйләгәнен шундый ук дулкынлану белән тыңлаган идем. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез. Шул көннән алып Клара Булатова исемле якты Йолдыз шигърият күгендә яңа балкыш белән балкыды. Аның катнашында һәм ул үткәргән кичәләргә кешеләр бөтен дөньяларын онытып, гаиләләре белән бергәләп йөриләр иде. Олысы да, кечесе дә мөкиббән китеп, таң калып тыңлап, хисләнеп, моңланып утыра. Заллар шыгрым тулы, гөрләтеп кул чабулар, кат-кат сорап сәхнәгә чыгарулар. Бу, әлбәттә, бүген дә шулай. Бернәрсә дә үзгәрмәгән, без генә бераз үскәнбез дә, әзрәк олыгаеп барабыз шикелле. Ә Клара апаның иҗаты тагын да саллыланып, көчәеп, халыкның ихтирамын казанган. Иҗатын яратып, зурлап Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә берничә ел рәттән тәкъдим итәләр икән, бу инде моның ачык мисалы. 50 дән артык китап авторы, халкым тормышын яктырткан иҗат җимешләре: шигырьләр, поэмалар һәм проза әсәрләре  язган шагыйрә-укытучы моңа лаек.

Иҗатына кечкенә генә күзәтү ясыйм: туган илгә, җиргә, кешеләргә булган мәхәббәт, сөйгәненә, хезмәтенә тугрылык, намус белән яшәү, кешеләргә ярдәмчел булу һәм игелеклелек эшләү, туры сүзлелек – бу сыйфатлар шагыйрәнең геройларына гына түгел, үзенә дә хас. Әйткән сүзендә тору, килешкәнчә һәм һәр эшне үз вакытында эшләү, киләчәк буын алдында җаваплылык тоеп яшәү – аның  тормыш принцибы. Укучыларын да шуңа өнди, өндәп кенә дә калмый, аларны тәрбияли, үстерә.

Әйе, бүгенге көндә Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (һәм атказанган мәгариф хезмәткәре дисәк тә дөрес була) Клара Булатова иҗатын балалар да, яшьләр дә, олылар да яратып укый, яттан өйрәнә, шигырьләренә көйләр яза.

Уйлап, барлап, санап утырам да, искитмәле ич, Клара Булатова белән очрашмаган балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, техникум, институт студентлары, укытучылар коллективы, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорларында авыл хезмәтчәннәре калмагандыр, мөгаен. Әле, Әлмәт районы гына түгел, күрше Сарман, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама районнары да керә.

«Кызыл каурыйлар»ны оештырып, никадәр яшь иҗатчыларга канат ярдырып, аларны ныгытучы ул; мәктәпләрдә укучыларга мәгърифәт нуры чәчеп лаеклы ялга чыккач, шәһәребездә ачылган муниципаль институтта тел һәм әдәбият укытучыларының мөгаллимәсе; үзе ачкан «Җомга» тапшыруының ун ел дәвамында режиссеры, алып баручысы, монтажлаучысы, оештыручысы (сәләтле балаларны, талантлы шәхесләрне, әбиләрне, бәбиләрне, гади хезмәтчәннәрне, үз эшен яратып башкаручыларны телевизор экраны аша халыкка чыгаручы). Клара Булатова – дәүләт телебезне саклау һәм хаклау үрнәге.

         Мәдәният, мәгариф өлкәсендә үткәрелгән чаралар берсе дә Клара ападан башка узмый, берәр җитди сәбәп белән булалмаса, аны бар да юксына. Ел әйләнәсендә иҗат кешеләре белән очрашуларда, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә – һәркайда кадерле кунак һәм актив катнашучы, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова. Чын мәгънәсендә халык шагыйре, нинди генә милләт вәкиле булмасын, бар да аны якын итә, иҗатына хөрмәт белән баш ия.

Әлмәт шәһәренең йөз елга якын тарихы булган 1 нче урта мәктәбе коллективы шәгыйрәбезгә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, бәрәкәтле гомер, гаилә иминлеге, балалар игелеге теләп кала һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булуына ышана. Әлбәттә, Дәүләт комиссиясе дә, һичшиксез, шундый карар кабул итәр дип уйлыйбыз.

Гөлия  ҖАМАЛИЕВА

милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net