Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә
10 – 11 апрель көннәрендә Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте.
Анда Чайковский, Глазов, Воткинск, Пермь, Түбән Кама, Ижевск, Яр Чаллы, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән 250 көчле көрәшче катнашты.