Лениногорск хокук сакчылары законсыз уен бизнесын ачыклады
Ул Лениногорскида, торак йортта урнашып, аерым кешеләргә генә керү мөмкин булган. Тикшерү барышында залда өч уенчы булган, шунда ук акча түләү өчен терминал, 10 моноблок, модемнар алынган. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.