Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


БЕЗДӘ ШУЛАЙ, СЕЗДӘ НИЧЕК?

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены


Элегрәк  Бөтендөнья татар конгрессының кайбер җыеннары русча уза иде.  Россиянең 30дан артык төбәгеннән җыелган 500 ләп  эшмәкәр менә IV җыенда ана телендә фикер алышты. Әгәр кемдер рус телендә чыгыш ясауга күчсә, залдан шундук кисәтү ясалды:

– Җәмәгать, арабызда Кытайдан килгән милләттәшләребез дә бар бит. Алар русча белми. Ә татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр. Шуны истә тотыйк!

Нотыкларның төп эчтәлегенә килгәндә, алар, нигездә, тәҗрибә уртаклашуга кайтып калды.  “Бездә шулай,  сездә ничек?” дигән мәсьәлә үзәккә куелды.  Өч көнгә исәпләнгән чара, гадәттәгечә, “Казан” милли мәдәният үзәгендә семинар-укудан башланды.

Максатка бару юлы уртак булса да,  әйтелгән сүзләр төрле. Биектау районының Әлдермеш авылыннан Марат Бәхтияров, әнә, бәрәңгене черемәгә баетылган кишәрлеккә утыртып, гербицидсыз һәм минераль ашламасыз үстерергә чакыра. Алайса, колорадо коңгызына каршы көрәшкәндә агуланган ризык белән ел буе тукланып харап булабыз  бит. Татарстанның элекке халык депутаты Мурат Сираҗин,  үзенең яшьлек хатасын танып: “СССР буенча  фермаларны дөрес төземәгәнлектән, ит тә, сөт тә юк”, – дип белдерә. Ул кечкенә абзарларда мал асрауны хуплый. Финляндиядәге кебек, хуҗалыкта егермеләп сыер тотып, югары нәтиҗәгә ирешеп булуны искәртә. Югары Ослан районында алтмышлап кәҗә үрчетеп табыш алуын сөйли. Күптән түгел аның эш алымы турында Малайзия телевидениесе фильм төшереп китә. Әлмәттән 25 нче мәктәп директоры Марат Рамазанов халыкара татар лагере оештырып шаккатыра. Чит илләрдән бер авыз русча сүз белмәүче милләттәшләрне чакырып, аларны районның өч татар авылындагы һөнәрле, җырлы-моңлы гаиләләр белән таныштыра.  Телебезне өйрәнергә теләүчеләрне үзләренә чакыра. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров орлыкның яңа сортын чыгару өчен уртача 13 ел вакыт  соралуны һәм моңа 7 миллион сум акча тотылуны әйтә. Кырчылыкта уңышка ирешәм дисәң, фәннең әлеге казанышыннан файдалана белергә кирәк...

Авылны яшәтүче, хезмәтле һәм ашлы итүче эшкуарларның чыгышларга битараф булмаулары да күренде. Күңелне борчыган сораулар еш бирелде.

– Кайбер төбәкләрдә 6 шар  ел эшкәртелмәүче җир мәйданнары бар, – диде урыннан берәү. – Ул нишләп исраф ителә? Нигә тартып алынмый?

Уңайсыз сорауга министрлык вәкиле болай җавап бирде:

– Чынлап та, чит илдә яшәүче миллиардер Алексей Семинның Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында җирләре бар. Әлеге кишәрлекләр арендага бирелә. Әмма кайбер участоклар эшкәртелми.  Тик җирне тартып алу өчен өч ел рәттән анда ашлык чәчелмәүне дәлилләргә кирәк. Ә тикшерү, канун нигезендә фәкать өч елга бер тапкыр гына рөхсәт ителә. Семинның тәҗрибәле юристлары моннан бик оста файдалана.

– Хәзер авыл халкы бәрәңгене утыз сутый мәйданда икми. Җирнең бер өлешенә үлән чәчә...

– Киләчәктә монда яшелчә үстерү турында сүз бара. Чәчүлек, үсентеләр бушлай биреләчәк. Ә  көзен, килешү нигезендә, исәп-хисап яшелчә белән ясалачак.

– Авыл хуҗалыгы өчен яшь белгечләр әзерләүгә игътибар артырмы?

– Хәзер өлкән курс студентларына хуҗалык айга – 5 мең,  министрлык 5 мең сум күләмендә стипендия түли. Мондый килешүләр 1 нче курс студентлары белән дә төзеләчәк. Ә урынга кайткач, аларга махсус пособие биреләчәк.

– Нәселле атлар алганда хөкүмәт булышлык күрсәтәме?

– Әлегә токымлы юртаклар үрчетергә теләүчеләр өчен махсус программа юк. Шулай да киләчәктә Сабантуйда читтән вакытлыча ат сатып алып узышуларга чик куелырга тиеш. Һәрбер  татарның атлы булырга теләвен онытырга ярамый, булышлык күрсәтергә кирәк.

– “Россельхозбанк”тан кредит алуы кыен. Күп документ җыю сорала. Түләү проценты югары.

– Документ туплауның билгеләнгән тәртибе бар. Авыр хәлдә калмас өчен, кредит алучының тарихы тәфсилләп өйрәнелә. Икътисади хәл катлаулану сәбәпле,  түләү дә 22 процентка җитте. Хөкүмәт моны киметү буенча эш алып бара...

Көндез җитди мәсьәләләр турында сөйләшкәч, эшкуарлар кичен К.Тинчурин исемендәге театрга юл ялгады. Монда II Бөтенроссия “Авыл кызы” бәйгесе финалы булды. Анда Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Әстерхан, Оренбург, Пенза, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновски өлкәләреннән 9 сылу катнашты. Әлеге чараның башка ярышларга охшавы күренде. Гадәттәгечә, ярышучылар үзләре белән таныштырды. Чиккән кулъяулык күрсәтте. Җырлады, шигырь сөйләде, биеде. Камыр ризыкларын тәкъдим итте. Жюри рәисе, җырчы Фердинанд Сәлаховтан: “Татар кызлары менә шундый затлы була!” – дигән мактау сүзләре ишетте. Җиңү таҗы исә күрше Башкортстаннан Эльвира Рәхимовага тапшырылды.

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтенроссия “Татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов катнашында узган пленар утырышта фикерләшү офыгы тагын да киңәйде. Татар авылларын саклау милләтебезне яшәтү белән бер яссылыкта каралды. “Җир йөзендә авыллар күп, тик минеке бер генә” диюче фидакарьләрнең кредитсыз һәм бурычсыз эшләү алымы күпчелек өчен үрнәк итеп күрсәтелде.

Җитештерү, сату белән шөгыльләнүче алдынгы хуҗалыкларның һәм булдыклы эшкуарларның исемнәре билгеле. Инде аларның уңышларын уртак казанышка әйләндерү мәслихәт. Бу уңайдан, җыенда килешенгәнчә,  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров арадашчылыгында тиздән алдынгы тәҗрибәне урыннарга барып уртаклашу башланачак.

Билгеле, Россиядәге татар авылларын иңләргә хәлдән килсә дә, телебезне хөрмәтләргә өйрәтүче Кытайга  җыйнаулашып барып җитүләр икеле. Тик шулай да моннан Казанга килеп белем алучы студент Ирҗән Бикчәнтәевнең күңелләргә хуш килерлек сүзләре җаннарны җылыта.

– Кытай Халык Республикасында Чишмә исемле татар авылы бар, – диде ул. – Ә ил күләмендә 5000 ләп татар яши. 200 елга якын тарихи ватаннан читтә гомер кичерсәк тә,  телебез югалмады. Югыйсә, санап бетермәслек кытай, уйгур, казах халкы арасында без  -  бер тамчы. Тик хикмәт санда түгел, сыйфатта. Казанда да йөзгә якын татар егетләрен һәм кызларын  укыттыгыз. Рәхмәт! Без милләтнең иртәгәсен кайгыртырга,  бабалар мирасын сакларга тиешбез. Халкыма чәк–чәк белән чәй,  телен сөйгән яшьләр кирәк.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net