Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Рим ИДИЯТУЛЛИН: «ХӘБӘРСЕЗ” ЮГАЛГАН СҮЗЛӘР

Фашистларга каршы көрәш фронтында “хәбәрсез югалган” әткәем калдырган җан ярасы вакытлар узу белән уңып беткән кебек, асыл ирләргә тиң асыл сүзләребез дә “хәбәрсез” югала башлады.

“Оят” сүзе – “хәбәрсез” югалганнар сафында беренчеләрдән берсе.

Әнә, оят дигәнең белән тамчы да әшнәлек кылмаган, хәтта ул сүзне теленә дә кертмәгән оятсызлар дөньяның арт санына тибә-тибә, җирдә оҗмах корып яшәп яталар ич! Оятлы кызарыр, оятсыз агарыр, диләр. Бу мәкаль дә күптәннән мәрхүм инде. Агартырсың син бүгенге көннәрдә оятсызларны, киресенчә, «кызарып» йөриләр алар, бигрәк тә урыс кышын ташлап качып, юмарт кояшлы Мадейра, Майами, Лас-Пальмас курортларының алтын комында кызынып кайткан хәзерге аксөякләр...

Кызганыч, оят белән алыш-бирешне өзү, үзебезчә әйтсәк, гади халык арасында да, йогышлы чир сыман, тыелгысыз тарала. Мин моңарчы күкрәкчә кимичә генә, Ходай биргән түш «байлыгын» телевизор алдында, күргәзмәгә куйган кебек, бөтен миргә чыгарып салу Мәскәү хатын-кызларының гына мактанычлы модасы, дип уйлый идем. Ялгышканмын икән. Үзебезнең милли каналлардагы тапшыруларда да ак күкрәген ачып салган ак яулыклы мөслимәләребезнең без дәһриләргә дин-шәригать  хакында үгетле вәгазь  укып утырганнарын күрергә туры килә.

Соңгы егерме-егерме биш еллар арасында гына, кулланылыштан төшеп калып, чүплеккә ыргытылган тагын бер алтын сүзнең язмышы аеруча аянычлы. Ул - Намус: йөз суы, абруй-дан, яхшы исем, вөҗдан; сафлык, гыйффәтлелек, пакьлек; кагыйдә, канун, гаделлек. Менә нинди канатлы да, тирән дә мәгънәләргә ия бу сүз. Хәтерләгез, өлкән һәм урта буын кешеләре! «Партия ум, честь и совесть» дигән плакатларны, хәтерләгез Гомәр Бәшировның классик «Намус» романын! Һәм менә шушы сүз, Сталин заманнарындагы «тройка» тарафыннан бер гаепсезгә атылган миллионнар язмышын хәтерләтеп, «үзгәртеп кору» елларының бер гөнаһсыз корбанына әйләнде дә куйды. Аның белән бергә Намусның җан кардәшләре ихласлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, гаделлек, тугрылык та шәһит китте. Әнә шул дәвернең төп герое - Борис патшаның уң кулы, гаиләсенең сул кулы Борис Березовскийдан газета хәбәрчесе «Ә сезнең намус төшенчәсенә карашыгыз нинди?» дип сорагач, ул, үртәлеп китеп, кискен җавабын ыргыткан иде: «Намус төшенчәсе матди нәрсә түгел, аны кулыма тотып капшап карый алмыйм, мин бизнесмен, минем шөгыль - акча эшләү». Моның янәшәсенә Һиндстан йогы Махариши сүзләрен куеп карыйк: «Мин монах. Өстемдә бер кесәсез кием. Минем бернәрсәм дә юк. Мин акча белән эш итмим, мин хикмәтле акыл белән генә эш итәм». Ике дөнья - ике әхлак. Һәм шагыйрьчә кабатласак: «Алар һичкайчан да бергә кавышмас».

Ил тарихында күрелмәгән ватып җимерү, үзгәртеп кору, һаман чиге күренмәгән мең төрле реформалар артык озакка сузылды, утыз еллап әйләнә инде бу шәфкатьсез тегермән ташы.   Шул  тегермән  ташында  имгәтелгән,   гарипләнгән  һәм Европаның   бозык   әхлагын  үзләштергән   яңа   буыннар   үсеп җитте. Без искеләрнең, аеруча зыялыларның, кирәге тишекле бер тиенгә калды. Ай-һай, андый илнең киләчәге бар микән, якты микән?!

Адәм  баласының  иң  күркәм сыйфатларының асылын тәшкил   иткән “гыйффәтле вә мәхәббәтле” дигән сүзләрнең дә кояшы баеды, яңа буыннарның телендә юк ул хәзер.  «Юк синең күңлең төбендә Тамчы шәфкать бөртеге», «Бар да шәфкатьсез, аяусыз, таш йөрәкле бәндәләр»- чын шагыйрьләр, валлаһи да, әүлия буладыр, күрәсең. Әйтерсең лә, Шәехзадә Бабич та, Һади Такташ та шундый буыннарның киләсен алдан күреп торган. Мин бу гайре табигый хәлләргә, йөрәгемне канатып, мисаллар китереп торасым да килми. Көнгә чыксаң да, телевизорга баксаң да, ишетәсең-күрәсең иблис коткысы белән кылынган котсыз гыйбрәтләрне. Аталар һәм балалар, кеше белән кеше, олы белән кече, эшче һәм эш бирүчеләр, укучы белән укытучы, бай белән  ярлы арасындагы  киеренке мөнәсәбәтләр,  мирас өчен туганнарның өзгәләшүләре, гаилә таркалганда   сабый баланы бүлешүләр, җаныңда тугыз ай җылытып йөргән бәгырь кисәгеңне дөньяга аваз салу белән үк үз кулың белән буу, яки дә чүплек башына томырулар... Чәчләрең үрә торырлык,  акыл-аң сыйдырмаслык әшәкелек... Әйтерсең лә, кап-кара тәмугның иң караңгы төпкелләреннән дөньялыкның көн кадагына сугып язылган репортажлар алар... Күрмәс өчен - сукыр, ишетмәс өчен чукрак булып никләр генә тумадым икән, дип уфтанып куярсың, тәүбә, тәүбә!

Кара каләмемне акка манып язарга, эш-гамәлемдә хакка табынып яшәргә омтылдым мин гомер-гомергә. Бер чеметем яхшылыкка сөендем, бер тамчы яктылыкта   коендым... “Әдип вә галимнәре булмаган кавем (халык) бәхетсез», дигән Риза Фәхреддин. Мин бу сүзләргә өстәмә кертергә дә җөрьәт итәр идем: «Әдәп-әхлак сагында торган, телне-сүзне чит-ят кавемнәр тегермәнендә тарттырмас, он ясатмас өчен җан аткан зыялылары булмаган халык аңгыра сарык хәленә төшәр». Төшмәсен иде дә соң! Әмма хаклыкны танырга кирәк: адәм балаларының маңгай күзләрен генә түгел, күңел күзләрен дә шыгырдап торган акча каплап китә башлады түгелме? Дөньяның кайсы тарафларга барышы, дөньяларның тын алышы-сулышы тамчы да кызыксындырмый башлады ул мәхлукларны. Йөрәгендә шәфкать хисен корыткан кеше - ул куркыныч кеше. Сак булыгыз алардан, сак булыгыз!..

Эт югала - игълан язып, подъездларга эләләр, илдә күпме кеше югала - радиодан хәбәр җиткерәләр, телевизордагы «Көт мине» тапшыруларында чаң сугалар, тик нигә алтыннардан да кыйммәтлерәк булган асыл сүзләр күз алдыбызда «хәбәрсез» югалганга оран салмыйбыз соң? Сүз - кыйммәтле хәзинә булу өстенә, көчле корал да ул. Бездән элгәргеләр дә, безләр дә шаһит ич: туры сүз иясен атканнар, тугры сүзлене зинданнарга тыкканнар. Бүген дә туры әйткәннәрнең аркасыннан сөеп тормыйлар. Заманалар уза - сүзләр туза, диләр. Хактыр. Тик нигә соң шатлыгым да, кайгым да булган «әткәм-әнкәмнең теле»ндә  буш сүзләр  күбәя? Моның  иң вәхши  мисалы: сөю -  секс.  Шундый  хурлыкка тарып, капитализм төнендә   туганнарның   төшенә   дә   кереп чыкмас зиннәтле сүзләрнең берничәсе күңелем түреннән ак кәгазьгә тамам-тамам дип тора: вөҗдан, игелек, изгелек, илтифат, түбәнчелек, мәһабәт, инсаф, гөнаһ, әдәп, мәрхәмәт, сафлык, гыйффәт, бәхет-тәүфыйк, гамь, миһербан, сөенеч, сөю-сәгадәт, шөһрәт, ихлас, тыйнак, тәүбә һ.б. Йәгез, тел кадерен белгәннәр, сүзләре эштән аерылмаганнар, өстәгез һәм күңел түрендә, җылы куеныгызда йөртегез исегезгә төшкән энҗе-мәрҗәннәрне!

Уфа.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net