Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Милекчеләр ширкәте рәисе Денис Штыков: "Коммуналь түләүләрне һәркем вакытында кертсә, күп фатирлы йортларда шартлар тагын да яхшырыр иде"

Базарлы Матакта 16 күпфатирлы йорт бар. Аларда яшәүчеләр фатирларын хосусыйлаштырып бетергән диярлек, ягъни милекчеләр булып торалар. Фатирлар хуҗалары 1 нче торак милекчеләре ширкәтенә (ТМШ) берләшкән. Гомуми җыелышта ширкәтнең рәисе итеп Денис Штыковны сайлап куйдылар.

 

 

Уналты йорттагы 256 фатирда холкы, дөньяга карашы төрле булган халык яши. Күпфатирлы йорт зур бер гаилә кебек бит ул, һәркемнең тормыш рәвеше күз алдында. Биредә хәтта “өй буенча өлкән кеше” дигән вазыйфа биләүчеләр дә бар. Өйдәге тәртип сагында торучылар алар. Һәм ширкәт рәисенең төп булышчылары.

–Ширкәткә бик күп эш йөкләнә. Бу өйләргә һәм фатирларга хезмәт күрсәтү өчен төрле оешмалар белән килешүләр төзибез. Әйтик, подъезд, подвалны яктырту “Энерготехсервис”  белән төзелгән килешү нигезендә тормышка ашырыла, Әлки коммуналь челтәрләре су белән тәэмин итә, каты һәм сыек калдыкларны алып китә,–дип эшчәнлегенең  кайбер яклары турында сөйли Денис.

Шундый зур хуҗалыкны “кулда тоту” ансат эш түгел. Өйләрнең төрлесе бар бит, кайберләренең кайчан төзелүе дә онытылган. Иң “карты” – Ленин урамындагы 80 яшьлек йорт. 2008-2010 елларда ясалган капиталь ремонт аларны яшәү өчен ышанычлырак, җайлырак итте: ул вакытта өйләрнең түбәләре, су системасы алыштырылды, канализация төзелде, фатирларга шәхси газ казаннары куелды. Әмма һәр йорт – үзенең җитешсезлекләре, “авырулары” булган организм кебек, аны гел карап, төзәтеп торырга кирәк. Заман да кешеләрне яңа уңайлыклар белән кызыктыра. Икенче яктан, аларны булдыру өчен акча кирәк.

–Шулай шул,–дип ризалаша Денис Штыков. –Алдагы 25 елга исәпләнгән программа эшләп килә. Аны тормышка ашыруда милекчеләр үз акчалары белән катнашалар: торак мәйданының һәр квадрат метры өчен ай саен 5 сум өстәмә акча түлиләр. Шул рәвешле ремонтка тоту өчен акча туплана. Быел без шундый акчаларга Тынычлык урамындагы 2 нче һәм Төзүчеләр урамындагы 17 нче йортларда төзекләндерү эшләре алып барабыз. Өйләрнең беренчесендә подвалга бетон җәйдек, идәннәрне гидроизоцияләдек. Икенчесендә подъездны тулысынча ремонтладык – ишек-тәрәзәләрне алыштырдык, идән, стеналар буялды. Биредә канализация дә төзекләндерелә, юынтык сулар чокырлары зурайтылган.

Денис әйтеп бетермәсә дә, шунысы мәгълүм: өстә әйтелгән “5 сумны” җыю бер дә ансат түгел. Кемдер аны ай саен түләп бара, кемдер моны кирәк дип санамый. Әмма күпфатирлы өйләрне ремонтлау фонды турында закон ил масштабында гамәлдә. Җыелган акчаны ничек куллануны, нинди эшкә тотуны милекчеләр җыелышта тавышка куеп хәл итәләр.

–Безнең ширкәткә авыл җирлеге советы, район Хакимияте бик нык булыша. Балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде, чүп-чар өчен яңа контейнерлар куелды, подъездларга килүче сукмаклар, өйләрнең тирә-ягы асфальтланды, хәтта ял паркы өчен урын да күпфатирлы өйләрдә яшәүчеләрне күз алдында тотып сайланды бит,–ди ширкәт рәисе.

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләрме әле? Яхшы хуҗаны да өенең, йортының чисталыгыннан танып була.

Ә хуҗалар күп булганда ничек?

–Фатирын тәртиптә тотучылар, йорт тирәсен җыештырып торучылар күп бездә,–дип әйтә Денис. –Муса Җәлил урамындагы 23 нче йортны үрнәк итеп китерер идем. Подъздга килеп керүгә кәефең күтәрелеп китә: чисталык, матурлык, гөлләр үсеп утыра…Тынычлык урамындагы 4 нче һәм 5 нче, Залаков урамындагы 5 нче йортларда яшәүчеләр үзләрен җаваплы хис итеп яшиләр. Владимир Ивановка рәхмәт әйтәсе килә, ул үзе яшәгән өй тирәсен һәрчак карап-чистартып, кышын карын көрәп тора, җыелышларда актив катнаша. Менә шундый кешеләребез күбрәк булсын иде, өебез уртак булгач, аның эш-мәшәкатьләрен дә бергәләп күтәрсәң ансатрак бит.

Әмма  уңай мисаллар янәшәсендә тискәреләре дә юк түгел шул. Фатирда җыелган чүп-чарны теләсә кая ташлау гадәтен, мәсәлән һич аклап булмый. Узган елда Залаков урамындагы 3 нче йортның подвалыннан 7 “КамАЗ” әрҗәсе чүп түкәннәр! Шул эш вакытында ник бер кеше чыксын да, җыештырырга булышсын… Ә бит ул чүп-чарны шунда яшәүчеләр ташлаган, читтән китермәгәннәр.

Тагын бер проблема – коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның күплеге. Мондый йортларда яшәүчеләрнең гомуми бурычы ярты миллион сумга җитеп килә! Иллеләп кеше гомумән түләүләрдән баш тарта икән. Кайберләренең бурычлары 40-60мең сумга җиткән.

–Төрле чаралар күреп карыйбыз: судка мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать эшләренә урнаштырабыз, үгетлибез. Нәтиҗәләр юк түгел: соңгы ике ел ярымда бурычларны ике тапкырга киметтек. Март аенда 70 мең сумлык бурычларны җыеп алдык. Әмма бу зур авырлык белән эшләнә. Ширкәт әгъзалары күрсәткән хезмәтләр өчен вакытында түләсеннәр иде,–дип азрак зарланып та алды Денис Штыков.

Шулай шул, 256 фатирлы хуҗалыкны карап тору зур чыгымнар сорый. Әнә ширкәт рәисенең яңа планнары да бар. “Акча булса подвал һәи подъезд ишекләрен алыштырыр, хәрәкәт датчиклары белән энергияне аз тотучы лампочкалар куяр идек”–дип тезеп китә ул. Һәркем вакытында түләүләрен кертеп барса, күпфатирлы йортларда тормышны тагын да уңайлырак итеп булыр иде. Ә бусы инде шунда яшәүчеләр ихтыярында.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net