«Юбилейлар парады» үзешчән сәнгать смотрының сайлап алу этабы тәмамланды
Бер атна дәвамында жюри хөкеменә 12 предприятие, оешма һәм уку йортлары үз программасын тәкъдим итте. Болар – политехник колледж, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, педагогия колледжы, нефть техникумы, «Лениногорскнефть», «Лениногорскгаз» идарәләре, эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, «Витязь» сак предприятиесе, «Татнефть-ЛениногорскРемСервис», Мәгариф идарәсе үзешчән сәнгать коллективлары.