15 тәүлеккә утырасың килмәсә, тәрәзәңне каралтма
Ләкин бер тапкыр гына штраф түләп котылып була. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хокук сакчыларының таләбенә бармак аша гына карап, каралтылган тәрәзәле машинада ЮХИДИ хезмәткәрләренә кабат элгүчеләр өчен максималь җәза — 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну каралган.